Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигырь

Илһам Шакиров истәлегенә

Яңа Бүләктә тугансың,
Ямьле Сарман ягында.
Син моңлы бүләк
                    булгансың
Бар татарның җанына.
«Китмә», 
        дидең сандугачка,
Саклармын, дидең, 
                        җилдән.
Үзең китеп, безне ятим
Итәсеңне кем белгән...
Һәрбер көең, 
             һәрбер җырың
Энҗе белән бизәлгән.
Болын гөлләре 
                    бәйләмен
Кемгә бирер Гөлмәрьям?!
Идел буе каеннары
Каршы алыр кемнәрне?
Нихәл итим, 
                ничек үтим
Сагышлы бу көннәрне.
Өченче көн карлар ява,
Шаулый кара урманнар.
Түгелә яшь, 
             ничек түзсен
Эчтә җаны булганнар?!
Яз кайтырлар 
                 сандугачлар,
Моң таралыр җиһанга.
Сайрар кошлар да 
                      моң өчен
Рәхмәтледер Илһамга.
Зәңгәр таудан 
               яулык болгап,
Кемнедер көткән кеше.
Син дөнья буйлап 
                    татарны
Җыр-моңлы 
                иткән кеше.
Никифор ТУКМАЧЕВ.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X