Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

«Шигырьләрне искиткеч оста сөйли»

Әле күптән түгел генә булып узган инвалидлар ункөнлеге кысаларында, «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә бик күп мәдәни чаралар үткәрелде.

Әлеге чараларны «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле башлап җибәрде. Аннары ял итүчеләр алдында «Берегиня» ветераннары, «Кайтаваз», «Мирас», «Илһам» «Тамаша», «Россияночка» фольклор ансамбльләре солистлары тамашачылар күңеленә хуш килердәй чыгышлар ясадылар. Габдулла Тукай исемендәге китапханә хезмәткәрләре белән бергә уздырылган «Тормыш бер генә бирелә» дип исемләнгән мәдәни чара аеруча истә калырлык булды. Ул тулысы белән «Шәфкатьлелек» үзәгендә ял итүче беренче төркем инвалид Павел Бухановның иҗатына багышланды.

Ел саен апрель аенда Тукайга багышлап уздырыла торган шигырь сөйләүчеләр конкурсында даими катнашучы Павел бу кичәдә үзе язган шигырьләрне дә, башка авторларныкын да сөйләде. Ул үзенең яхшы хәтере, шигырьләрне искиткеч сәнгатьле сөйләве белән халыкны таң калдырды. Әнисе – «Надежда» тернәкләндерү үзәге директоры Нина Буханова белән бергә ил сакчыларына багышланган балладаны да сөйләделәр. Кичә ахырында «Шәфкатьлелек» үзәге директоры Гөлназ Исакиева Павелга истәлекле бүләк тапшырды. Ә егет ул бүләкне тыл ветеранына – үзе дә оста итеп шигырь сөйләгән 92 яшьлек Роза апа Сәмигуллинага бирде. Ял итүчеләр мондый эчтәлекле кичәне оештыручыларга, чыгыш ясаучыларга рәхмәт әйтеп таралыштылар.

Земфира Гарифуллина

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев