Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигырьләр

Кабул булсын теләгең

Исәнме, саумы, Яңа ел?
Сагынып көтәбез күптән.
Ак кар булып бәхет яусын 
Һәркемгә зәңгәр күктән.

Горур атлап кер капкадан,
Синең урының түрдә.
Хыяллар ашсын тормышка,
Дус булып яшик бергә.

Акыллы бул, Дуңгыз дускай,
Ышанма юкка-барга.
Тынычлык, шатлык телим, дип,
Язып куй ап-ак карга.

Укып сөенсеннәр әле,
Кабул булсын теләгең.
Ил язмышын хәл иткәндә,
Батыр булсын йөрәгең.

Уйлап фикер йөрт һәр эштә,
Халкым алданмас кабат.
Вәгъдә бирсәң, төгәл үтә, 
Узганнан алып сабак.

Язсын сөйгән халкым белән
Туган телне сакларга.
Горур булып, «Без – татар» дип,
Бер-беребезне якларга.
Гөлчирә ИБӘТУЛЛИНА.

Яңа ел
Ай күренми, йолдызлар юк,
Тынып калган буран да.
Барча халык сибелгән күк
Кышкы төндә урамга.

Уңда ату, сулда шартлау –
Әйтерсең, чыккан сугыш.
Күкерт, төтен исләреннән
Каплана хәтта сулыш.

Иске елны куумы бу
Туплар атып шартлатып?
Яңа елны каршылаумы?
Карап торам шаккатып.

Әйтерсең лә, бүген төндә
Акылдан шашкан халык.
Мирзанур ШӘЙМОРЗИН.

 

Яңа елга теләкләр
Яңа ел котлы булсын,
Бәхет-шатлыкка тулсын! 
Тормышыбыз бай булсын,
Яшәргә уңай булсын;
Илебезгә көч-куәт һәм
Ныгыр өчен җай булсын.

Шатланырга
             сәбәп табыйк,
Ваемсызлык онытылсын,
Күңелләргә аклык,
                     шатлык,
Йөрәкләргә нур кунсын.

Игеннәр булсын көчле,
Көтүләр булсын ишле.
Киләсе елда, дусларым,
Тормышка булсын
                          «бишле»!
 
Яңа ел җитә, яңа ел,
Алда әле кыш һаман.
Мин тормышның 
                  матуррак
Булырына ышанам.
Ралия КӘРИМОВА.

Кышкы урман
Урман, гүя, кар тавы,
Ишетелми җил шавы.
Баганадан баганага
Кем сузгандыр кар бавы.

Урман кышкы йокыда,
Бар агачлар сыкыда.
Тартынып кына елмая
Кояш дигән уты да.

Ак биләүләргә охшаган
Каеннарның ак тузы.
Зур агачлар 
              Кыш бабайдыр,
Ә куаклар – Кар кызы.
Рифкать ИМАЕВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев