Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигырь

Саранлык һәм наданлык

Саранлык белән наданлык,
Дус булганнар һәрвакыт.
Бәхәсләшеп алыр өчен
Очрашканнар бервакыт.
Кайсыбыз текәрәк безнең?
Кайсыбыз иң шөһрәтле?
Адәмнәрне үзгәртергә
Кайсыбыз иң кодрәтле?
«Баетам мин хуҗамны»,– дип,
Мактанган ди саранлык.
«Башын тыныч итәм мин», – дип
Масайган ди наданлык.
Тиз арада бу ике зат
Бер сукмактан киткәннәр.
Кемнәргәдер хуҗа булып,
Тату гомер иткәннәр.
Алар хәзер җитәкләшеп
Янәшәдә атлыйлар.
Бәхәсләргә керү бетте.
Берсен берсе мактыйлар.
    * * *
Кеше дипломлы булса да,
Саран икән – ул надан.
Алтын читлеге эчендә.
Ямь табалмас дөньядан.
Мансур ГАНИЕВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X