Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигырь

Омтылыш

Яшь чактагы кара бөдрә чәчем
Еллар үтү белән агара.
Паспортта – көз, йөрәктә – яз, диеп
Тоз салмагыз әле ярага.

Алмашынып кына тора еллар,
Иске китә, килә яңасы.
Күңелләргә салкын тидермичә
Килә һаман алга барасы.

Авырлыклар, чикләү, каршылыклар
Булган, була, тагы да булачак.
Яктылыкка өндәп өмет дәшә –
Алда матур көннәр туачак.

Уфтанулар, сыкрау, зарланулар
Урын алмас безнең йөрәктә.
Көчле рухлы, намуслы булырга
Әнкәм мине ныклап өйрәткән.

Бәхете дә, бәхетсезлеге дә
Ялкау искегә дә риза булса,
Тырыш яңа тормыш корадыр.

Күңелләргә салкын тидермичә
Килә һаман алга барасы.
Гомер юлы күңеллерәк булыр
Чиратлашса агы, карасы.

Паспортта – көз, йөрәктә – яз, диеп
Тоз салмагыз әле ярага.
Юләр яшьлектәге кара чәчем
Акыл белән агара.
Нур Абдул.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев