Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигырь

Кышкы манзара

Кар бөртеге вальс бии,
Кышкы җилнең көенә.
Кояш, әнә, кайтып бара,
Ашыкмыйча өенә.

Офыклар да алсуланган,
Калган җирдә – ак төсләр.
Уйларына чумган дөнья,
Агачларда – ак бәсләр.

Бигрәк көчле буран булган,
Кар көртләре сукмакта.
Басып торам гаҗәпләнеп,
Булмый хәтта атлап та.

Күз алдымда торыр инде,
Бу тылсымлы манзара.
Карап калыйк,сокланыйк без,
Күп калмады язларга.
Нәфисә БАЯЗИТОВА.

Рәсем pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X