Туган як

Шигырь

Үтеп барам

Үтеп барам мин бер авыл аша,
Күзләремә яшьләр сарылган.
Күп йортларның 
                         ишек- тәрәзенә
Аркылыга такта кагылган.
Карт тирәкләр тора уйга талып,
Үткәннәргә һәйкәл шикелле.
Кычытканнар баскан  
                                  капка аша
Атлап керүләре икеле...
Чирәм каплап киткән юлларына,
Һич басмаган кеше аягы.
Авыл үлгән, юк бер җан иясе,
Кырларында - шайтан таягы.
Кая киткән көтү-көтү маллар,
Шаулап торган иген кырлары...
Сабыйларның көлү авазлары,
Яшь кызларның 
                        шаян җырлары...
Беләбез бит, хезмәттә ул хаклык,
Хәмер сөремендә давыл бар...
Шул куаныч, әле  элеккечә
Гөрләп тора безнең авыллар.
Ташландык бер авыл аша узам,
Күңелемдә әрнү ярала.
Йә, ни булды  сиңа, Рәсәй иле,
Авылларың  шулай таркала?
Авыр сагыш басып җанны талый,
Кәккүк еллар саный, талымсыз.
Нишләдең син  илем, 
                               нәрсә булды, 
Ничек яшәрсең соң  авылсыз?
Ралия КӘРИМОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: