Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигырь

Ялгыз өй Авылыма кайтып килдем, Хәерлегә дип юрап. Һәрбер өй янында туктап, Күрешеп, хәлен сорап... Янәшәмдә авыл өе Сөйли,гүя,хәлләрен: «Түземсезлек белән, диеп, Җәйне көткән мәлләрем. Җәйләр җитсә, кайтыр иде Хуҗам монда торырга. Ә хәзергә миңа насыйп Берьялгызым булырга... Ачылгачтын бикле капкам - Пәрдәләр тартып куйгач, Арыныр идем, арыныр, Мин ялгыз...

Ялгыз өй
Авылыма
кайтып килдем,
Хәерлегә дип юрап.
Һәрбер өй янында
туктап,
Күрешеп, хәлен сорап...
Янәшәмдә авыл өе
Сөйли,гүя,хәлләрен:
«Түземсезлек белән,
диеп,
Җәйне көткән
мәлләрем.
Җәйләр җитсә,
кайтыр иде
Хуҗам
монда торырга.
Ә хәзергә миңа насыйп
Берьялгызым булырга...
Ачылгачтын
бикле капкам -
Пәрдәләр
тартып куйгач,
Арыныр идем, арыныр,
Мин ялгыз дигән
уйдан».
Ялгыз
әби-бабайларның
Хәлләрен аңлый идем.
Ялгыз өйнең
зарын тыңлап:
«Хәлеңә керәм»,-
дидем.
Йөрдем
авыл урамында
Рәхәтләнеп беркөнне.
Урамда
бер кеше күрми,
Очратмыйча
беркемне.
Илзирә Вәлиуллина.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев