Туган як

Шигърият

Шигъри тәлгәшләр

Мин моңнан яратылган
Моң озатты мине гомер буе,
Моң озата килә әле дә.
Көлүчеләр булды вакыт-вакыт,
Керүчеләр булды хәлемә.
Моң озатты мине гомер буе,
Ни диярсез, әмма кимсенмим.
Моның белән бары горурланам,
Шундыйларның менә
                                                берсе мин.
Язмышыма шулай язылгандыр,
Әз генә дә сезне алдамыйм.
Үзем моңлы булгангадыр, ахры,
Моңсызларны
кайчак аңламыйм.


Кәккүк

Әлфирә Гайфетдинова
Биек каенның башына
Көндә килеп кәккүк куна,
Чыгу белән шунда тышка,
Сорау бирдем тәти кошка.
"Син биектә, күп күрәсең,
Зиһенлесең, канатың пар,
Санап күрсәт, бу дөньяда
Тагын күпме яшисем бар?
Бер-икене кычкырды да,
Очып китте, мин артыннан
Алны-артны, уңны-сулны
Абайламыйм, тик кычкырам!
"Тукта димен, кара шайтан,
Син ялгыштың, сана баштан!
Күреп торам, сарансың гел,
Өстә тагын бер дистә ел!
Кайтуыма күршем кергән
Ул югалтып эзләп йөргән,
Йотып бераз кайнар чәйне,
Сөйләп бирдем, һич арттырмый,
Кәккүк белән булган хәлне.
Күршем әйтә:
"Майламаган тәгәрмәч тә
Бара алмый, туктап кала,
Син булмаса бераз гына
Алдына җим сибеп кара".
Уянып таныш тавышка,
Тиз киенеп чыктым тышка,
Селкенә агач ботагы,
Курыкмаган, килгән тагы.
Бер савыт җим алып чыгып,
Агач астына ук сибеп,
Көтеп торам, ул җим чүпли,
Миндә сорау: «Саннар күпме?"
Кошым сайрый, ә мин саныйм,
Саный торгач, тулды йөзгә.
Гайрәтләндем, куанычтан
Яшьләр килде минем күзгә.
Шуны белдем, бу тормышта,
Бер эш бармый майламыйча,
Беркем, һич кемне тыңламый,
Кәккүк тә бушка сайрамый!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: