Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Ничек түзәрсең...

Яз  ае  – бу... Бакча буйлап 
Сөрә  җирне  трактор.
Очы  кырые  күренми
Эш  бетәргә  ерактыр...
 
Гөрелтесен  ишетепме
Этебез  ала  өреп.
Таякка  таянган  әни,
Күзәтә  тыз-быз  йөреп.
 
Шушы  нигез, шушы җирдә
Бил  бөккән гомер  буе.
Авырса  да, әниемнең
Эш  эшләү  һаман   уе.
 
Бүрәнәнең  тоткан  чакта
Әти  бер  башын, әни
Икенче  ягын  күтәргән
Үзен-үзе  җәлләми.
 
Яшьли  әнисез  калуы
Эшкә  шундый  ныгыта.
Шуңа  күңеле  иртәли
Иркәлекне  оныта.
 
Иртүк, олылар  әйтмешли,
«Караңгы, ачы  таңнан!»
Торып  киткәннәре  истә
Шыпыртын  гына  яннан.
 
Колхоз   маллары 
                          көткәнгә
Ашыккан   эшкә, чапкан.
Үзе  белән  ала  иде
Мине кечкенә  чактан.
 
Җир  актарылган  
                          вакытта
Хатирәләрем  дөрли.
И, димен, сагынуымны
Әни  ишетми, белми...
 
Бакча  сукалаткан  көннәр
Онытырлык  түгелләр.
Ничек  түзәрсең, 
                          гел  шулай
Актарылса  күңелләр...
Илзирә  ВӘЛИУЛЛИНА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев