Туган як

Шигъри тәлгәшләр

Күз тимәсен

Ул килгәчтен, өебез дә
Китте сыман яктырып.
Кайберәүләр уйлар инде:
«Сөйли, – диеп, – 
                     арттырып».
Сөйли икән, сүзе тәмле,
Бал тама күк теленнән.
Белмәгән 
            бер эше юктыр –
Без канәгать киленнән.
Буй-сыны да сүз әйткесез,
Кара чәче биленнән.
Бизәнеп тә торасы юк –
Тумыштан ук бирелгән.
Аш пешерсә – ашы тәмле,
Бисмиллалы булганга,
Яхшы икән, яхшы дими,
Ни әйтерсең уңганга?
Кирәк түгел, белдекләнеп,
Моңа акыл сатулар.
Күз тимәсен, килен белән
Малай да бик татулар.
Тату гаилә – 
                    иң зур бәхет,
Мин бит шуңа ышанам.
Килен кайнанага тартым,
Малай миңа охшаган.
Рифкать имаев.

Яшәү көче
Юкка-барга кәеф бозып,
Күңелеңне төшермә.
Ходай белеп ярдәм итә
Күңеле киң кешегә.

Беләбезме кадерләрен
Ходай бүлеп биргәннең.
Гамьсез булып яшибезме,
Күрми, белми үткәнне?

Үлчәп булмый 
                микъдарларда
Яшәү-бәхетләр көчен.
Ходай үзе бирә кебек
Бу җирдә яшәү көчен.

Бәхетне дә 
                 үлчәп булмый
Бизмәнгә салып һич тә.
Саклар өчен бәхетеңне
Иманнан качма һич тә!

Һәр кешенең үз бәхете
Яшәгәндә бу җирдә.
Ярыш җиленә бирешми,
Яшик гомер-гомергә.
Анастасия Усачева.

Тормыш яме
Бизәп яшик 
           уртак җиребезне
Эз калдырсын 
              һәрбер яшәгән.
Каләм алсам кичен – 
                  илһам килеп,
Күңелемнән 
               күпкә яшәрәм.

Яшәрәм мин 
       йомшак карлар яуса,
Йолдыз атылганда 
                        кичләрен.
Язгы ташкын сыман
                   ташып чыга
Күңелемә сыймый 
                        хисләрем.

Гел яхшылык 
                кылу өчен генә
Ходай безне 
               җиргә яраткан.
Мин бәхетле, 
            кылган эшләремә
Хуплау тапсам 
          сезнең тарафтан.

Туар таңнар
            безгә өмет өсти,
Килер язлар 
                безне яшәртә.
Гамәлемнең һәрчак 
                       кирәклеге 
Бу дөньяда мине яшәтә.
Нурзия МИРХАЗОВА.

Бүгенге заман
Күп кешеләр баеп киткәч,
Нәфес белән чирләде.
Заманыннан файдаланып,
Хакимлеккә үрләде.

Комсызланып  байлык җыю,
Акчага корган тормыш.
Җир өчен илләр ызгыша,
Тынмый дөньяда сугыш.

Нәфес күңелгә оялый,
Ул кешене аздыра.
Адәм иманын югалта,
Хәтта юлдан яздыра.

Акча  хакимлек итсә дә,
Бар дөньяны бозалмый.
Дөреслек ул  балкып ята,
Ялган таптап узалмый.

Ходаем,  үзеңнән сорыйм,
Кодрәтең зур, зинһар, әйт:
Кайчан булыр бу дөньяда
Гаделле хак җәмгыять?
Рәфыйк  ӘХМӘДИЕВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: