Шигъри тәлгәшләр
Урман
Кышны көтә инде җиһан,
Йокыга киткән урман.
Яңгыр катыш кары белән
Урамда уйный буран.
Болытлар җилкән киергән,
Юл буе – чуар келәм...
Җаныма тынычлык эзләп,
Мин, урман, сиңа киләм.
Агачларны тарап үткән
Җилнең тимер тарагы.
Ни пышылдыйсың җилләргә
Ялгыз усак яфрагы?..
Күңелемдә урман шавы,
Яшәешнең асылы.
Үзенә күрә матур ул –
Гомернең һәр фасылы.
Ралия КӘРИМОВА.
Карлы буран
Була кайчак
шундый карлы буран,
Йөрер сукмакларны
томалый.
Күз ачарга
ирек бирми, дулый,
Андый кышлар
бездә булгалый.
Җил тынганда,
безне үртәгәндәй,
Тынып тора
карын яшереп.
Ак каеннар
болай да ак инде,
Күмә чыршыларның яшелен.
Ә чыршылар
бары тик шатлана,
Җылы тунын
кигән кешедәй.
Яшел ылысларын акка буяп,
Тик елмая ак кар эченнән.
Анастасия УСАЧЕВА.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.9700
-
13 апрель 2021 - 17:10«2FAN» ютуб-каналында беренче тапкыр башкорт телендә видеоролик урнаштырылды Лилия Шагалиева башкорт шагыйре Газиз Әбделмәновның мәхәббәт темасына багышланган шигырен сөйләде.29600
-
12 апрель 2021 - 19:11Алар инде белә... Ә сез? Шәһәребездә Baby Skills булачак һөнәрне сайлау проекты буенча ярышлар узган.17200
-
12 апрель 2021 - 17:37Хезмәте каты – җимеше татлы “Китап” милли радиосы бер ел элек кенә оешса да, шактый аудитория туплаган.10400
-
21 август 2020 - 13:18Татарстан балалар сәламәтлеген саклау өлкәсенең үсеше өчен 1,4 млрд. сумга якын акча алды
-
18 май 2020 - 10:06Коронавирус белән көрәшүче табибларга күчтәнәчләр алып киләләр
-
9 апрель 2021 - 10:28Кар эреп югалды, ташкыннар юл алдыБыел кыш кирәкне бирде. Әле ун еллап элек моның кадәр кар яву гадәти хәл булып саналса, хәзер бу күренешне «аномаль» дип атыйлар. Хәер, кышы – карлы, ә язы...43300
-
13 апрель 2021 - 17:10«2FAN» ютуб-каналында беренче тапкыр башкорт телендә видеоролик урнаштырылды Лилия Шагалиева башкорт шагыйре Газиз Әбделмәновның мәхәббәт темасына багышланган шигырен сөйләде.29600
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.9700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика