Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Булганына канәгать

Һәр кешенең үз карашы,
Гаепләмим, җәмәгать.
Аңларсың, дим, 
                 бу җанны да:
Мин булганга канәгать.

Дөнья мине каршы алган,
Өч көн тоташ кар ишеп.
Агач сәке – уртак ятак,
Биш туганга –
                    бер бишек.

«Артык кашык», –
                  димәгәннәр,
Көтеп алынган булдык.
Татып үстек 
                 наз дигәнен,
Әти-әнидән уңдык.

Хатын белән икебезгә –
Ике малай, дүрт онык.
Ял көннәре өебезнең
Торганы юк һич тынып.

Беребез дә эшсез түгел –
Бүген шуңа сөенәм.
Кайтып керә, 
                  чыгып китә
Һәркайсы үз өеннән.

Кем җанында 
                  ни йөртәдер,
Мин яралганмын моңнан.
Ә күпләрнең, акча күреп,
Бүген күзләре тонган.
Ага вакыт дигәннәре,
Үзенчә җайлы гына.
Иң мөһиме: без исән-сау,
Төкерәм байлыгына!
Рифкать ИМАЕВ.

Яшәү көче
Юкка-барга кәеф бозып,
Күңелеңне төшермә.
Ходай белеп ярдәм итә
Күңеле киң кешегә.

Беләбезме кадерләрен
Ходай белеп биргәннең?
Гамьсез булып яшибезме,
Күрми, белми үткәнне?

Үлчәп булмый
             микъдарларда
Яшәү-бәхетләр көчен.
Ходай үзе бирә  кебек
Бу җирдә яшәү көчен.

Бәхетне дә 
                үлчәп булмый
Бизмәнгә салып һич тә.
Саклар өчен бәхетеңне,
Иманнан качма һич тә!

Һәр кешенең үз бәхете,
Яшәгәндә бу җирдә.
Язмыш җиленә
                      бирешми
Яшик гомер-гомергә.
Анастасия УСАЧЕВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев