Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Сагынам

Зар тулган 
          йөрәгем сулкылдый,
Торналар кайтканда 
                            тезелеп.
Язларда күңелем 
                         наз сорый:
Мин сине сагынам өзелеп.

Җәйләрен сайраган 
                        тургайлар
Гел сине төшерә хәтергә.
Ялварса да акыл: 
                 «Оныт!» – дип, 
Мин сине сагынам хәзергә.

Аккошлар киткәндә, 
                             гүя, мин
Очарга гел 
                канат кагынам.
Болыт булып 
           җаным елый кебек,
Көзләрдә 
              бигерәк сагынам.

Кышларда 
              барыбер сагынам,
Ак карлар күмсә дә
                             эзләрең.
Бураннар эченнән өзелеп,
Гел сине эзли шул 
                          күзләрем.

Сагынам, өзелеп сагынам,
Кайвакыт 
           ут булып кабынам.
Бу җәза, бәлки, 
                  бер бәхеттер,
Аңла син: сагынам, 
                          сагынам...
Фәнүзә САБИРОВА.

Эшлик әле йөзгәчә...
Кемгә «путевка» кирәк?
Тизрәк алып калыгыз.
Йөзгә кадәр дә эшләрсез,
Чыкмый калса җаныгыз.

Безнең илдә – яшәү рәхәт,
Акчаң булса – тамак тук.
Алтмыш биш яшькә 
                         җитмичә,
Үләргә һич хакың юк.

Рәхмәт инде, сөендерде
Хөкүмәт газиз халкын.
Юньсез законнар чыгарып,
Үтәми биргән антын.

Хезмәт халкы 
                      күтәрә бит
Илнең иң авыр йөген.
Уйлыймы икән: 
                    бу мескеннәр
Ничек яшиләр бүген?

Пенсияне арттырам дип,
Җитте акыл сатуың.
Алтмыш биш яшь – 
                          чепуха ул,
Йөз дип чыгар законын...
Гөлчирә ИБӘТУЛЛИНА.

Кызык кино 
Кайчак уйга каламын,
Күкләргә мин багамын:
Атам – анама мин дә бит
Көтеп алган баламын!

Тудым микән үрнәккә?
Тудым микән гыйбрәткә?
Бу сорауга җавабым юк,
Инде күпме яшәп тә...

Эзләп сорау җавабын
Күрсәм дә юл газабын,
Барыбер күрәсе килә
Бу «кино»ның азагын!

Кайчакта, кинәт кызып,
Җиткән күк соңгы сызык...
Дәвамы башлана тагы –
Сәбәбе тора чыгып.

Бара тормыш «кино»сы,
Эчтәлеге – ярыйсы...
Язганнары мавыктыргыч,
Озак булсын карыйсы!
Асия САФИНА. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев