Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Алтын көз

Яратам сине, алтын көз,
Көннәр аяз булганга.
Тәлгәш-тәлгәш миләшләрең
Уттай янып торганда.

Алсу дәлияләр балкый,
Кашкарыйлар ап-аклар...
Тик хушлашу вальсын бии
Җирдә сары яфраклар.

Ник ашыгасың, алтын көз,
Моңсулатып таңнарны.
Иркәләдең бәрхет сыман
Җылы белән җаннарны.

Барыр юлларымны кызгылт
Яфраклар белән бизәп,
Китәсең инде, алтын көз,
Саубуллашып, кул изәп!
Ралия КӘРИМОВА.

Казлар каңгылдаша 
Алтын көздә болын-күлдә
Каз каңгылдашкан чактыр.
Казлар йөзгән күл өсләре
Манзарага тиң, хактыр...

Кыйгак...Кыйгак!..
                  Бу тавышлар –
Казларга хас сөйләшү.
Бу тавыш авыл җиренә
Бер рәхәт хис  өләшү!

Көзге болын, тирән күлдә
Җанлылык бар, яктылык.
Казлар йөзгәч, әлбәт инде,
Күлләр киткән яктырып!

Ап-ак казлар! 
                     Көзге казлар!
Көр тавышка иядер:
«Вакыт үтә, гомер үтә,
Көзләр җитте», –диядер,
Көзләр җитте, диядер.
Илзирә ВӘЛИУЛЛИНА.

Туган көнең көзләрдә 
Язларың да җанга якын,
Сөя төшәм көзеңне.
Сәбәбе бар, мин шуңа да
Көздән башлыйм сүземне.
И нарасый көз баласы,  
Син көзләрдә тугансың.
Үзең көләч, йөзең чиста,
Чишмәләрдә югансың.

Синең йөздә кояш уйный
Эзе дә юк сагышның.
Сайлагансың көз 
                          муллыгын,
Көз – ул синең табышың!

Күрәм көләч йөзләреңдә
Алтын көзләр балкышын.
Ходай кушса, гүзәл булыр,
Матур булыр язмышың.
Нурзия МИРХАЗОВА.

Туган ягым минем 
Табигатьтә булган 
                 дүрт мизгел дә
Үз урынында назлы, 
                              ягымлы.
Кышы-җәе, язы-көзе белән
Яратам мин 
                   туган ягымны.

Ап-ак кары белән 
                         кышы килә,
Ак челтәрле 
                  шәлгә төренеп.
Яңа яуган карлар 
                           оча уйнап,
Сулган йөрәк 
                  китә терелеп.

Язлар килсә, 
           сокланырлык итеп,
Ява җылы ләйсән яңгыры.
Туган якның таңы, 
                          иртәләре
Җанга рәхәт назы, 
                          һәр моңы.

Җәй килүгә 
        кемнәр сокланмасын,
Яшел- җәймә, 
                хәтфә болынга.
Күккә карап ятып 
                      ял иткәндә
Чәчәк исе тула борынга.

Көз билгесе булып 
                           алга килә
Сары яфрак, очар кошлары.
Туган якның 
             һәр мизгеле истә:
Язы, җәе, көзе, кышлары.
Анастасия УСАЧЕВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев