Туган як

Шигъри тәлгәшләр

Без бу җирдә беркем түгел...

Без бу җирдә 
                  беркем түгел...
Тугансыз, дус-ишләрсез.
Җиргә баскач, иң беренче
Су кергән инешләрсез.

Туган як – туган як түгел
Талларсыз, зирекләрсез.
Авылдагы яшьтәшләрем –
Айсылу, Ирекләрсез.

Шәһәрләрдә яши-яши,
Күрәм ич, авыргансыз.
Туган як та була алмый
Без үскән авылларсыз.

Кемнәргә ошатырсыз да,
Нәрсәләргә тиңләрсез?!
Тамыры корган гөл кебек – 
Без үскән нигезләрсез.
Нурзия МИРХАЗОВА.

Мин көтәмен әле 
Карлар эреп, 
         бозлар киткән инде,
Бөреләр дә 
           бүрткән тулышып.
Яңагымны куйдым
                        язгы җилгә,
Тойдым кебек 
                 синең сулышың.

Язгы кояш 
          битләремнән сөйде,
Хәтерләтеп
                 кулың җылысын.
Чайпылдырмый 
           гына саклап торам
Сагыну савытының
                           тулысын.

Капка төбендәге тирәгемә
Кара карга оя ясаган.
Синнән сәлам 
            алып килгән кебек,
Уйнап алды язгы аҗаган.

Хәбәреңне әллә 
                      китергәнме
Сезнең яктан килгән
                          ак болыт.
Сабырлыгым 
         җитми кайчакларда,
Явармын күк мин дә 
                           кушылып.
Җаным, юкса, 
         кышларда ук тойды
Бу язлар да синсез үтәрен.
Алда әле 
       җәйләр-көзләрем бар,
Мин көтәмен әле, 
                         көтәмен...
Фәнүзә САБИРОВА.

Үтенеч 
Безнең хыял чикләнмәгән,
Һәр кеше – ул бер дөнья.
Күңел дигән зур дәрьяма
Илһам чишмәсе коя.

Сез кичергән – 
                       миңа да хас,
Мин дә сезгә охшаган.
Күңел сездән җылы көтә,
Аңларсыз дип ышанам.

Ул мине дә яралый бит,
Сезгә саксыз кагылган.
Шигырь дигән авыру белән
Авырыйм бала чагымнан.

Һәр кайгыны, һәр борчуны
Уздырам үзем аша.
Әле тагы шуңа өстәп,
Вакыт-вакыт моң баса.

Сезнең кебек эшләп йөрим, 
Күптән чыксам да ялга.
Ә бүген имтихан тотам
Мин менә сезнең алда.

Үтенәм шуңа алдан:
Аңлашу көтәм залдан.
Ошаса-ошамаса да,
Кирәкми татлы ялган.
Рифкать ИМАЕВ.

Кем гаепле? 
Кем гаепле, минем, эзләп, 
Яз чәчәген тапмаганга?
Сулар сибеп, назлап аны
Кулларыма алмаганга.

Менә инде килде көз дә,
Гомер узган көтмәгәндә.
Кем гаепле,  яшьлек язын
Килгән чакта сизмәгәнгә?

Кем гаепле, безнең көзләр
Ишек шакып кермәгәнгә?
Көз артыннан кыш киләсен
Яшь чагында белмәгәнгә.
Роза ШӘЕХОВА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: