Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Өметемне җуймыйм

Бездә тагы язлар җитә - 
Бозлар ярып, ташу китә,
Юл буендагы талларның
Бөреләре борын төртә.
Тал бөресе шундый йомры,
Песи кебек иркә, соры…
Кайтуыңны күрермен, дип, 
Көн дә киләм, 
                   иртүк торып.

Тегеп кидем җәйге күлмәк,
Күрсәң иде: чәчәк – чәчәк!
Юл тузаны, эссе кояш
Җете төсне үңгәртәчәк…
Ә алмалар кызыл төстә!
Төне буе тып-тып төшә.
Хуш исләре югалганчы,
Кайтырсың күк – 
                  кердең төшкә.

Олы юлның бураннары
Көрткә күмә 
                   тал саннарын.
Нинди җилләр сиңа каршы,
Нигә тагы 
               кайталмадың?...
Карлы буран 
                    биткә сылый,
Үзем елыйм, 
                  үзем җырлыйм:
«Кайтмый бит ул, 
                        дисәләр дә,
Өметемне 
              һаман җуймыйм».
Асия САФИНА.

Яз – тормышның асылы
Көрәш бара табигатьтә
Икесе дә үзсүзле.
Кышның кары ялыктырса,
Язның балчыгы үзле.

Көчсезләнә кыш дигәне,
Җиңеләчәк барыбер.
Җылы кояш нурларында
Эриячәк кары бер.

Хәбәр итәр 
                  җырчы тургай
Яз җиңүен җиһанга.
Килер бер көн, явар ләйсән
Һәм наз иңәр бу җанга.

Киткән кошлар да
                       көттермәс,
Кайтырлар 
               төркем-төркем.
Сизәм, 
          бу ташкын алдында
Битараф калмас беркем.

Якын миңа барсыннан да
Елның шушы фасылы.
Сезгә ничек? Миңа калса,
Яз – тормышның асылы.
Нурзия МИРХАЗОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев