Туган як

Шигъри тәлгәшләр

Урамда яз

Ташый елга, ага бозлар –
Быел иртә кузгалган.
Кыш дигәне китеп бара,
Яз дигәне сүз алган.

Ага вакыт, уза гомер,
Язгы мәхшәр елгада.
Һәркайсының үз вакыты,
Калалмыйдыр соңга да.

Урамда яз, кояш көлә,
Ә мин керәм көземә.
Шатланырга кирәк чакта,
Яшь пәрдәсе күземдә.

Салкын җиле җанга үтә,
Керүче юк хәлемә.
Һәркем шундый хис кичерә
Гомеренең бер мәлендә.

Каршы ярлар 
                 артка  чиккән,
Су диңгезе алдымда.
Иң кодрәтле дигәннәр дә
Көчсез вакыт алдында.

Ага вакыт елгалары,
Торам басып ярында.
Китеп бара бозлар белән
Шатлыгым да, зарым да.

Турый барсын үз дигәнчә
Аяусыз вакыт-кайчы.
Сулар үргә аксачы ла,
Еллар кире кайтсачы.
Рифкать ИМАЕВ.

Март ае
Быел кар 
           тиз эреп бетмәс,
Бозлар китмәс тиз генә.
Ә шулай да бар җиһанда
Яз шәүләсе сизелә.

Күгәрченнәр гөрләшәләр,
Тезелешеп кыекта.
Өйдән мәче чыгып качты,
Булмый тотып-тыеп та.

Уянырга вакыт, дипме,
Гаяр әтәч кычкыра?
Үшән сыер күшәп тора
Март кояшы астында.

Юл кырында
                    кар көртендә,
Эт ауный бата-чума.
Бала-чага карап тора
Исләре китеп шуңа.

Көндез капка төпләрендә
Кар сулары җыела.
Тәлинкә кадәр шул суда
Чыпчыклар су коена.

Җәйләргә әле ерак шул,
Көннәр торса да аяз.
Өй ниргәсе мүген йолкый
Бу көннәрдә ана каз.

Язгы хисләр исерткәнме,
Ата казны күр әле.
Гренадердай атлап йөри,
Хуҗалыкта хуҗамы?!

Бар табигать язны көтә,
Язны көтә карт-коры.
Килми калмас, 
                    талчыбыкта
Тал песие ялтырый.

Төн кыскара, көн озая,
Язларда безнең өмет.
Көн генә озая, ә бит
Гомер озайган кебек.
Никифор ТУКМАЧЕВ.

Шундый халәт
Кар көртләрен ера-ера,
Барам «Кама таңнары»на.
Җанланамын дусларымның
Язмаларын тыңлап кына.

«Парнас»ка юл озынайды,
Кризис әле иҗатымда.
Күтәрмәгә калды ахыры
Канатлы чаптар 
                           атым да.

Сандугачлы яз килерме?
Күшеккән җан җылы көтә.
Бүгенгесе бик аяныч,
Күңелемне салкын өтә.
Нур АБДУЛ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: