Туган як

Шигъри тәлгәшләр

Ялгызларны уйлап

Ялгыз хәлен парлы түгел,
Аңласа, тик ялгыз аңлый.
«Ялгызыма тыныч», – дисә, 
Ышанмагыз, үзен алдый.

И авыр да кичерә соң
Ялгызлыкны җирдә барысы.
Әйтерсең лә, андыйларга
Җилләре дә һәрчак каршы.

Аңлаганы көтмәгәндә
Эзләп тапсын сине беркөн.
Агачка да урман кирәк,
Кошлар да бит төркем-төркем.

Алай яшәп карамагач,
Аңлап бетермибез, бәлкем.
Ялгызларга рәхәт булса,
Ялгыз яшәр иде һәркем.
Рифкать ИМАЕВ.

Аңладым
Кулын изәп,басып калды әткәй.
Китеп барам...
Яшен сөртә, елмайгандай итә
Әнкәй – күзем карам.
Ни хәл итим, алда юллар көтә,
Алгысытып җанны.
Авылымның инде тау башы да
Бик еракта калды.
Оча күңел, оча якты хисләр
Киләчәккә табан.
Кайчан кайтып күрешермен кабат
Туган нигез белән?
Күпме еллар үтеп, юллар гизеп,
Аңладым мин шуны:
Сагынуның башы икән бит ул –
Хушлашуның соңы.
Гөләндәм ГАЛИЕВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: