Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Үзгәреш

Кышын булмый мондый тавыш:
Тамчы тама тып та тып.
Вакыт җиткән, 
                шундый чаклар,
Булмас аны туктатып.
Гөрләвекләр озатыр үзен,
Яктырта кояш күген.
Китеп бара кыш быел да,
Калдырып булган йөген.
Кар астына су төшәр дә,
Баскан җирдән су чыгар.
Кар дигәне мулдан булды –
Быел ипи бик уңар.
Дөньясында зур яңарыш,
Өмет уянган көннәр.
Бу көтелгән үзгәрешкә
Куанмый икән кемнәр?
Каршылар безне урамда
Бары тик көләч йөзләр.
Әйтәсе килә һәркемгә
Бары тик җылы сүзләр.
Рифкать ИМАЕВ.

Cөю хатлары
Син җибәргән 
          хатлар әле һаман
Өстәлемдә тора 
             катлам-катлам.
Укылмаган түгел –
                        ятланган,
Яшьлек кенә булган
                     бер саплам.
Тормышымның
                  авыр чагында,
Һәр хәрефтә 
           тойдым карашың.
Яратам, дип 
                язган сүзләрең
Дәвалады йөрәк ярасын.
Үзем барда әле аларга
Кагылмаслар 
             чит-ят куллары.
Беркөн алар 
          барыбер таралыр:
Үтеп беткәч 
             гомерем юллары.
Бәлки кемдер,
               минем якыным,
Тапшыра калса 
                  синең кулыңа,
Кире борма,
            киртә булмадым
Тормышыңда,
               йөргән юлыңда.
Шул төргәктә 
              яшьлек хисләре,
Йөрәкләрнең 
                тирән серләре.
Учак итеп
               яндыр болында,
Җилгә очсын 
                сагыш көлләре.
 Әлфия Сибгатуллина.

Алтын көз
Килеп җитте дә 
                      алтын көз,
Түргә үтте кыстатмый.
Елак көзме яшь агыза,
Яңгырымы пыскаклый?!
Соры күктән моң агыла,
Кошлар оча тезелеп...
Туган-үскән илләр кала, 
Бәгырь кала өзелеп.
Ярышалар купшылыкта
Өрәңгеләр, имәннәр...
Каеннар да калышмаска
Чуар күлмәк кигәннәр.
Көз килгән дә, 
                    тирә-юньне
Әллә алтынга манган?
Әллә җиргә 
                көз-рәссамның
Кызыл буявы тамган...
Буяу тапларымы дисәм...
Көзнең миләше икән!
Тәрәзәдәге тамчылар
Әллә күз яше микән?
Ралия Кәримова.

Октябрь
Тәрәзәмне октябрьнең
Кызыл миләше шакый.
Куе болытлар аркылы,
Боегып, шәфәкъ  балкый.

Эңгер – меңгер 
                    каплап килә
Көзнең күңелсез күген.
Моңсу хатирәләр белән
Уйларым минем бүген.

Үткәнем бүгенне кыя –
Мин торам башым иеп,
Кунакка килмәкче була,
Иске күлмәген киеп...

Миләш шакый: 
                    «Ризалашма,
Алда бит бар ак кышлар!
Ак таңнарда 
                    күпме өмет,
Көтә күпме балкышлар!»
 Асия Сафина.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев