Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Алар да мактауга лаек

Гасырлар буена килгән,
Мактала беренчеләр.
Моңа беркем
                  гаҗәпләнми
Бу бит гадәткә кергән.
Безнең шәһәрдә дә 
                           шулай,
Мактала беренчеләр.
Төзесә дә бу шәһәрне,
Меңләгән төзүчеләр.
Көнләшмим
             беренчеләрдән,
Һәрвакыт макталса да.
Тик меңнәр дә 
      мактауга лаектыр,
Алар беренчеләр булып,
Медальләр такмаса да.
Бәйрәмнәрдә 
              гел макталып,
– Без – беренче төзүче,– 
                                  дип,
Күкрәкләр какмаса да.
Илдус ГОБӘЙДУЛЛИН.

Печән өсте
Хәтердә ат арбасында
Кырдан печән ташулар.
Халык белән 
                  тулы булган
Гөрләп торган басулар!
Бастырык куелган печән
Эшкә бераз нәтиҗә.
Күңелдә рәхәтлек хисе:
«Мактап җибәр,әти, җә!»
Ә юлда печән ишелсә
Туктап янә төйисең.
Өстә торган шелтә ала
«Дөрес өя белмисең»...
Кайтты шулай,
                     урам иңләп
Йөкне тартып эш аты.
Яшел печән,хуш ис белән
Тула иде каралты.
Шул печәнне ташыганда
Сөялләнде куллар да.
Бүгенге яктырткыч 
                              түгел
Ай яктыртты юлларга.
Насыйп булды 
                  ничә тапкыр
Очлау печән өемен.
Онытмыйм һич 
                        әниемнең
– Булдырасыз! – диюен.

Авылларда печән өсте
Хәзер инде үзгәдер.
«Печән чаптым»
                           диюләре
Үткән көндә, сүздәдер...
«Тимер ат»лар 
                      чаба хәзер
Төйи, хәтта, өя дә.
Сәнәк тотып 
                   печән аткан
Кеше сирәк түбәгә.
Чалгы тотып печән чабу
Гамәл түгел, сүздәдер.
Әткәм,әнкәм 
                  печән чапкан
Болыннар да үзгәдер,
Болыннар да үзгәдер...
Илзирә ВӘЛИУЛЛИНА.

Балыкчылар
Яр башыннан кармак сала
Малай белән әтисе.
Бу ләззәтне, бу рәхәтне,
Их, бер генә татыйсы!
Ирләре бит балык тота,
Балык көтәдер әни.
Гапләшәләр әкрен генә,
Чиртте ни, чиртмәде ни.
Вакыт туктап 
                калган сыман,
Кояш җиткән төшлеккә.
Бәхетлеләр арасында
Болар керә бишлеккә.

Табигатьнең үзенә бер
Йокымсыраган мәле.
Әллә инде чиртә шунда:
Тавышланмагыз әле!
Әллә утырып арганнар,
Әллә ятып ялыккан.
Өч маймыч 
          тоткан димәссең:
Кайта икәү балыктан.
Килсә килә бит ул шулай,
Бәхет иңгән ишелеп.
Көне буе тотканнары
Буладыр бер песилек.
Рифкать ИМАЕВ.

Хыял язлары 
Көз артыннан
       кыш киләсен белеп,
Көттем башта 
            көзнең айларын,
Уйламадым алар
                         арасына
Керер диеп
                  сөю язларын.
Көтмәгәндә
       ләйсән яңгыр яуды,
Чәчәк атты
             бакча гөлләрем,
Иртә-кичен 
       сандугачлар сайрап,
Уяттылар 
           яшьлек хисләрен.
Яз гөлләрем 
           көздә бөреләнде,
Сулар акты 
               ярып ярларын,
Кемгә сөйлим 
             шушы әкиятне,
Кемнәр аңлар 
              хыял язларын?
Роза ШӘЕХОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X