Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Сөюгә сусап

Синең күзләр очкын чәчә,
Синең кочак – утлы учак.
Кабынырмын шырпы сыман,
Көтмәгәндә мин дә берчак.

Юк, түгелмен юеш усак,
Калган чагым бары бушап.
Йөрим кышкы салкыннарда
Синең сөюеңә сусап.
Рифкать ИМАЕВ. 

Алар яши безнең йөрәкләрдә
(Җәлилчеләргә)

«Ватаным!» – дип утка кергән алар,
Газиз туган илен сакларга. –
«Бер карыш та җирне 
                    таптатмыйм», – дип,
Фашист дигән вәхши затларга.

Бигрәк салкын зиндан диварлары,
Тәннәр түгел, җаннар күшегә.
Бер чеметем 
    өмет җылы биргән
«Ватаным!» – дип 
              янган кешегә.

Салкын зинданнарга
                  атсалар да,
Кул-аягын аның богаулап,
Тик күңеле йөри гел иректә –
Шагыйрь җанын булмый тышаулап.

Палач килеп башын кискәндә дә
«Туган ил!» – дип җанын юаткан.
Еллар узгач, «Моабит дәфтәре»ндә
Җыры гына кайтты ерактан.

Үлмәс җыры кайтты туган илгә,
Горурлыгы булып халкымның.
Алар һаман безнең йөрәкләрдә
Мәңге сүнмәс яшәү ялкыны.
Фәнүзә САБИРОВА.

Фатих Кәримгә
Халкы өчен,  туган иле өчен,
Утка кергән күпме шагыйрьләр!
Еллар аша безгә кире кайта
Алиш, Җәлил, Фатих Кәримнәр.
Утлы шигырьләрен корал итеп,
Туп атканда дошман явына,
Батырлыгы белән Фатих Кәрим
Менгән үлемсезлек тавына.
Сугыш тынып торган араларда,
Җилләр алгач дары исләрен.
Сөеклесен, балаларын сагынып,
Туган җирен уйлап, кичләрен
Тез өстенә куеп планшетын,
Читкә куып авыр хисләрен,
Солдат-шагыйрь 
                  шигырь итеп тезгән
Күңел түрендәге сүзләрен.
Яралардан каны саркыса да,
Яшеренмәгән  беркем артына.
Туган иле өчен күтәрелгән
Ул өченче пуля каршына.
Соңгы пуля...шул өченче пуля
Алган аны безнең арадан.
Батыр, кыю татар шагыйрьләрен
Данлап сөйлик, илем, яңадан!
Ралия КӘРИМОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев