Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Яңа туганнарга теләкләр

Син бу җирне
                    матурларга
Һәм бизәргә туган бит.
Урап узсын һәр начары,
Ә яхшысын туган ит.

Иң мөһиме 
               байлык түгел,
Иң мөһиме – ул хаклык.
Теләп алган 
                бала бит син,
Без, туганнарга –
                         шатлык.

Саулык бир, 
                 Раббым, үзенә,
Бир акыл башларына,
Үз бәхете 
                     белән үссен,
Пар канат асларында.
Рифкать ИМАЕВ.

Кеше гомере озын юл
Кеше гомере 
        җирдә озын бер юл,
Тик үзгә ул һәрбер кешенең.
Бик тырышлар, 
          эш сөйгәннәр генә
Таба бит ул 
               бәхет көшелен.

Кеше гомере 
      җирдә озын бер юл –
Сикәлтәле, үрле, үзәнле.
Дөнья үзе 
              алга әйди кебек,
Милләтен һәм 
              телен сөйгәнне.

Кеше гомере 
        җирдә озын бер юл,
Беркем белми 
           кайда туктарын.
Халкым үзе бүген күккә чөя
Иң зәвыклы, 
            затлы татарын.
Фәнүзә САБИРОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев