Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Сагынып кайтам

Үзенә тартып торган 
                             юллардан
Кайтып барам әле авылга.
Тик уйларым,
             зинһар, кузгалмагыз,
Каршы тора алмам 
                               давылга.

Санамагыз
            үткән көннәремнең
Бәхетләрдән
                    чәчәк атканын.
Ишетмәсен әле 
                         сандугачлар
Зират капкасының ачканын.

Кайтып тезләнәм дә, 
                               әти-әни,
Бар серемне
                  сөйлим сезләргә.
Мин үзем дә хәзер әби инде,
Кереп барам сары көзләргә.

Ә шулай да күңел 
                           балачакта,
Сагынып кайтам сезне
                            һәрчакта.
Әле ярый сезнең каберегез
Туган якта,
                туган туфракта.
Әлфия СИБГАТУЛЛИНА.

Коммунизм шушыдыр

Кем ашарга пешерәдер,
Бетте халык азынып,
Көненә өч ашый кайсы
Ипи белән казылык.

Сыер да тотмыйбыз 
                               күптән,
Азапланмыйбыз савып.
Җиңел генә сөт ясыйбыз,
Суга порошок салып.

Бәрәңгегә бетте почет,
Өстәлдә хәзер тавык.
Әйтерсең, акча дигәне
Тора гел өскә явып.

Ә ипине гел алган юк,
Ашыйбыз батон гына.
«Яңа тунга кредит ал», – 
                                     дип,
Сукрана хатын гына.

«Башкалар караны кия,
Без алырбыз, – ди, – агын».
Алгач бит, бирәсе була,
Һич аңламый шул ягын.

Бүген бар да кредит ала,
Ияләндек яңага.
Юк уйлаган алдагысын –
Вәт рәхәт замана!
Рифкать ИМАЕВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев