Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Әнием истәлеге

Әни, быел ни өчендер
Гөлең чәчәк атмады,
Өемә аклык иңдереп,
Шау чәчәккә батмады.
Синең кебек тәрбиялим,
Сөйләшкән булам көн дә.
Алыштырдым 
              туфрагын да,
Ашладым, юкса, мин дә.
Суларын азрак сибәмме,
Игьтибар җитмиме әллә?
Саргайды яфраклары да,
Ник төште гөл бу хәлгә?
Сагышлар гына саргайта,
Беләм, адәм баласын.
Килә, гөлем, гомереңне
Озынайта аласым.
Әниемнең истәлеге –
Гөлем, корыма, кипмә.
Моң-зарларга 
                  сарылдырып,
Калдыра күрмә... китмә...
Илзирә ВӘЛИУЛЛИНА.

Гомер юлым
Гомер юлым туры булды,
Сикәлтәле булса да.
Искән җиле нәфис булды,
Кайчак давыл купса да.
Күңелләрем чиста булды,
Дөнья таплы булса да.
Һичбер вакыт каралмады, 
Буяулары уңса да.
Гаделлектә үстерделәр,
Ярлылыкта тусам да.
Дөрес юлны 
              сайладым мин,
Җиңел юллар булса да.
Сабырлыкларын 
                   биргән бит,
Авырлыклар булса да.
Булганының 
                тәмен табып,
Яшәгәнбез бер чама.
Һаман дөньяны куасың,
Балаларың булса да.
Яшәреп киткәндәй 
                         буласың,
Оныкларың туса да.
Үткәннәр 
             һаман хәтердә,
Инде күптән узса да.
Хәзергесен хәтерләмим,
Бүген генә булса да.
Картлык үзенекен итә,
Күңелләр яшь булса да.
Язмышыма рәхмәтлемен,
Инде гомер узса да.
Саимә ШӘРӘПОВА, пенсионер.

Кышкы урман
Кышкы урман
    җәүһәр сипкән төсле,
Җемелдәшә 
              карлар кояшта.
Кыш җиһаны 
             горур башын ия,
Җил искәндә
                һәрбер агачка.
Бертуганнар кебек 
                  бар да ап-ак,
Кышкы җылы 
           туннар кигәннәр.
Сокландыра 
      монда һәр гүзәллек:
Чыршы, нарат, 
              хозур имәннәр.
Сихри тынлык
        җилләр исмәгәндә,
Ак мамыктай 
           йомшак кар ята.
Йоклый урман, 
             ак каеннар аны
Моңлы җырын 
              сузып йоклата.
Кар аклыгы, 
           якты кояш нуры
Җанландыра 
            кышкы урманны.
Кышкы урман – 
            үзе сихри дөнья,
Яңарта күк 
            безнең уйларны.
Анастасия УСАЧЕВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X