Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Беренче кар

Җитез җилләр 
                  өреп сүндерделәр
Бульвардагы көзге учакны.
Комач көз дә калды, 
                          хәтер булып,
Саг(ы)нып сөйләр өчен 
                              ул чакны...

Уртак бит ул
                  иҗат киңлекләре,
Беренче кар ява, җилкетеп...
Кыз чагыммы
              «борчак» яулык изи?
Йөрәк сулкып куя
                         дерт итеп...

Көтү-көтү 
              болытларны бәйләп,
Җиргә сузып 
                    җилләр йон эрли.
Көйли-көйли, 
                 шәрә бульвар өчен
Кыш чыгарга юрган әзерли.

Төннәр озын, 
                җил хикәят сөйләр,
Сыра-сыра калын юрганын.
Йокы аралаш 
                    бульвар юкәләре
Тыңлар, көтеп язга борганын.
Асия САФИНА.

Якты хатирә
Мич алдында
Әнкәй коймак туглый,
Йөзләрендә –
Учак шәүләсе.
Ак яулыгы, 
Алсу алъяпмасы –
Нурда йөзә
Бөтен гәүдәсе.
Изге догаларын
Укый-укый, 
Коймак туглый...
Чыжлый табасы...
Өйдә рәхәт... Җылы...
Шул халәттә
Гомерлеккә
Килә  каласы!..
Тәлинкәдә –
Тимгел-тимгел коймак,   
Өстәлләрнең
Тора түрендә!
Авызларда эрер 
Ул тәмнәре,
Ул исләре
Һаман күңелдә!..
...Үткәннәрнең
Якты хатирәсе
Яши шулай
Җанны җылытып:
Мич алдында
Әнкәй коймак туглый,
Дөньяларны 
Тоташ нур итеп!..
Гөләндәм ГАЛИЕВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев