Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Кар ява

Ашыкмыйча, әкрен генә,
Салмак кына кар ява.
Агачлар да оеганнар,
Чистарып калган һава.

Җемелдәшә ап-ак карлар,
Күзләр хәтта камаша.
Карлы урман эчләрендә
Ак хисләрем адаша.

Әллә инде килеп кердем
Мин әкият иленә.
Килеп чыгар Кыш бабай да,
Капчык асып иңенә.

Барган җирдән
            туктап калдым,
Кирәкми монда сүзләр.
Сокланмый бу гүзәллеккә,
Белмим, соң 
            кемнәр түзәр!?
Нәфисә БАЯЗИТОВА.

Кышкы урман
Тирә-ягы ап-ак мамык,
Йоклый урман төш күреп.
Уята гына күрмәгез,
Берүк, ялгыш төчкереп.

Бармы тагын җир йөзендә
Болай татлы йоклаган?
Башкаларын 
            санап тормыйм,
Җилгә чаклы туктаган.

Бик тә туңган, 
                   дисәм инде,
Җылыдыр ак юрганы.
Менә шундый 
              бер могҗиза –
Бу туган як урманы.

Сихерләнеп 
            туктап калдым:
Керим микән эченә?
Ничек инде
               буйсынмыйсың
Бу матурлык көченә!

Бизәгән кыш 
                чыршыларын,
Каш-керфек ак сөрмәдән.
Ашыгыгыз, озак тормас,
Булса моны күрмәгән.
Рифкать ИМАЕВ.

Әйтерсең, ак юрган
Карлар ява
                     әкрен генә
Сафландырып һаваны,
Шул сафлыктан 
                     алам, ахры,
Күңелемә дәваны.

Җир өстенә 
                  җәеп куйган
Ап-ак мамыктан юрган.
Каралыкны, начарлыкны,
Әйтерсең, ак кар юган.

Йөрәкләргә 
              дәртләр өсти
Әнә шундый 
                     матурлык.
Тирә-якта аклык, 
                        пакьлек,
Сокланып шаккатарлык!
Мирзанур ШӘЙМОРЗИН.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев