Туган як

Шигъри тәлгәшләр

Күзләр – күңел көзгесе

Күзләрнең бар төрлесе:
Бар шомырты, күкселе...
Коңгырты бар, сорысы...
Нәкъ зөбәрҗәт 
                           төслесе...

Зәңгәр күкләр чагыла
Кайберенең төсендә,
Тик хикмәт төстәмени?!
Хикмәт – күзнең үзендә.

Тутырып карый берәү
Һәм шуннан китә тезеп,
Теленнән гөлләр тама –
Тыңламый кара түзеп!

Үз ялганы үзенә дә 
Ошап киткән мәлендә,
Күзләр куя иясен 
Алдар тазның хәленә...

Теле үз җырын көйли,
Күзләр... Башканы сөйли...
Өмет, ышаныч бетә...
Дөньяның яме  китә...

Кызганыч...
Гөләндәм ГАЛИЕВА.

Дөнья нидән тора?
Дөнья юктан гына
                  тора кебек:
Кояш чыгу, 
               кояш батудан.
Кояш чыгу белән
                    кояш бату,
Арасында булган 
                        чабудан.

Әй, чабабыз, 
       куып җитәр кебек,
Бу дөньяның 
               бары асылын.
Эзләнәбез, 
     аннан берөзлексез
Уйланабыз 
         яшьлек ялгышын.

Уйлап арып, 
       бераз тын алабыз,
Үткәннәрдән 
         гыйбрәт алабыз.
Үткән гомерләрне 
              яшьлек белән
Бәйли алмый 
           гаҗиз булабыз.

Дөнья нидән тора?   
             Мизгелләрдән!
Ә мизгелләр 
             ник җуелалар?
Юк җуелмый алар, 
                   киресенчә,
Гомер ярларына 
                  җыелалар...
 Анастасия УСАЧЕВА.

Авыл киче
Бутап булмый 
               берни белән,
Шундый ул авыл киче:
Серле мизгел, 
               көтү кайта,
Урамнарда сөт исе.

Инеш өстендә 
                    ак томан,
Әйтерсең лә, ак җәймә.
Бар да тынган, 
                  җил дә исми,
Авыл утырган чәйгә.

Узды тагы 
              җәйге бер көн,
Татлы, кыска төн алда.
Таң белән уянасы бар,
Авыл бер төнлек ялда.

Бала-чагалар төш күрә,
Йоклый хатыны-ире.
Ә яшьләрне көтә көн дә
Болында уен җире.

Төнге уникегә чаклы
Уен-җыр тынмый иде.
Без үскәндәге авыллар
Ул менә шундый иде.

Хәзер яшьләр су буена
Төшә дә табын кора.
Безне исә авылларның
Үткәне сагындыра
Рифкать ИМАЕВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: