Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Тормыш яме

Бизәп яшик уртак җиребезне!
Эз калдырсын һәрбер яшәгән...
Каләм алсам кичен, илһам килеп,
Күңелемнән күпкә яшәрәм!

Яшәрәм мин – йомшак карлар яуса,
Йолдыз атылганда кичләрен...
Язгы ташкын сыман ташып чыга –
Күңелемә сыймый хисләрем!

Гел яхшылык кылу өчен генә
Аллаһ безне җиргә яраткан...
Мин бәхетле: кылган эшләремә
Хуплау тапсам барча тарафтан!

Туар таңнар безгә өмет өсти,
Килер язлар безне яшәртә.
Гамәлемнең һәрчак кирәклеге 
Бу дөньяда мине яшәтә!..
Нурзия МИРХАЗОВА.

Туган ягым
Туган җирем минем – сиртмә бишек,
Су буеңда үсә куак, тал.
Чәчәкләргә язын кыр күмелә,
Бал кортлары җәен җыя бал.
Туган авылым минем – яшьлек чорым,
Бакчаларда сайрый сандугач.
Аккош төшә күлгә, оя ясый,
Мин авылга кайтам сагынгач.

Рәхмәтле мин гүзәл табигатькә,
Балачакны анда үткәрдем.
Аерылсам да туган-үскән җирдән,
Йөрәгемдә мәңге йөртәмен.
Роза ШӘЕХОВА.

Мәхәббәтнең чиге юктыр
Яратулар гадел булмаганда,
«Ярат!»-диеп өндәп булмый ул.
Йөрәк янган  чакта, изү ачып,
Җилдән суыттырып булмый шул.

Хисне учка җыеп торып булмый,
Сөю хисе көчле булганда.
Чыбык ягып, учак яндыргандай,
Йөрәктә сөю кабынганда.

Җылы бирми кояш җылысы да,
Салкын  булса сөю кочагың.
Җанга җылылыкны кемнәр бирсен,
Янмаса мәхәббәт учагың?
Анастасия УСАЧЕВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X