Туган як

Шигъри тәлгәшләр

Эшлексездән ялыксаң...

Кем чыксын, ди, төнгә каршы
Бер сәбәпсез, бер юктан.
Кар яуган ак урамнарга,
Себерке алып, җил чыккан.

Балаларны кайгыртыпмы,
Сөзәк җирдә тау ясый.
Елга-инеш ярларына
Ак атында кар ташый.

Тәрәзәләргә ясап куйган
Ак кар кызы сурәтен.
Охшамаган өйрәнчеккә –
Белә бу эш рәтен.

Кайчак туктап, ял да итә,
Сызгырып та алгалый.
Бетмәс, ахры, моның эше
Төнне көнгә ялгамый.

Урам якка күз ташласа,
Гаҗәпләнер күпләре:
Төн чыкканчы кая киткән
Соң бу шәһәр чүпләре?

Җил дә булсын, тик тә ятсын,
Уңайсыздыр халыктан.
Көрәк ал да урамга чык,
Эшлексездән ялыксаң.
Рифкать ИМАЕВ.

Шәһәремә
Синдә тудым, синдә яшим
Якын син күңелемә.
Шифалы яңгырлар булып
Әзермен түгелергә.

Урман белән янәшәдә
Дәшә кояшлы алан.
Мин бит синең һәр көнеңә
Куана торган балаң.

Сине ямьләндерер өчен
Көч куя тырыш халкың.
Син – минем гүзәл шәһәрем,
Син – минем Түбән Камам.
Нурзия МИРХАЗОВА.

Аңладым...
Бу дөньяны нигә ачтың миңа,
Янәшәмдә үзең калмагач,
Күкләр серен нигә төшендердең,
Ялкын булып, син дә янмагач?

Бу галәмне нигә ачтың миңа,
Керфегемә элдең нурларын?
Йолдыз булып, күктән сөю яуды,
Гыйшык утларына уралдым!...

Нигә ачтың? үзең янәшәмдә
Бик азга да кала алмадың...
Дәверләрдән килгән зарлы көнне –
Мәҗнүн хәлен шунда аңладым...
Гөләндәм ГАЛИЕВА.

И, мескен тел
Алай итеп карыйлар да
Болай итеп карыйлар.
Туган телне өзгәлиләр,
Төрлечә ботарлыйлар.

Ничек димен армыйлар да,
Ничек димен талмыйлар.
Яраланган телебезне
Кабергә куалмыйлар.

Мәктәпләрдә Туган телне
Кыскарталар, кисәләр.
Ышанмагыз, ике тел дә
Бездә тигез, дисәләр.

Чарасыздан яшьләребез
Авылдан китеп бара.
Туган тел сагында торган
Мәктәпләр бетеп бара.

«Винегрет» ясап сөйләшү,
Гадәткә керде күптән.
Тукайлар, Туфаннар безне
Кичерә алыр микән?

Тапталган, изелгән тел син,
И,Туган тел,мескен тел
Кимсетелгән үксез тел син,
Матурлыкка тиңсез тел.

Гафу... сабырлыгым беткәч,
Кысага сыялмадым.
Туган телне рәнҗеткәндә
Телемне тыялмадым.
Никифор ТУКМАЧЕВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: