Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Синең күзләр

Синең күзләр, синең уйчан күзләр,
Шул күзләрдә чумып коендым.
Коендым да, бәгърем, кочагыңа
Кереп сеңгән кебек тоелдым.

Сулышыма һава җитмәгәне
Әле синең гаеп түгелме?!
Сусыз калган, назлы гөлчәчәктәй
Зәгыйфь хис итүем үземне.

Язмышымнан кабат- кабат сорыйм,
Очраштырыр кайчан киләчәк?
Безнең язмыш көйсез, белеп торам,
Әле вакыт түгел, диячәк.

Язмыш, язмыш, әгәр көчсез икән,
Нигә очраштырдың алдалап?
Инде бетәм дигән түземлекнең
Соңгысын да алма, җәзалап.
Мария ЛОГИНОВА-ПАШИНА.

Көз
Сентябрь уртасы узды
Әле җәй китмәс кебек.
Көзнең карлы яңгырлары
Тиз килеп җитмәс кебек.

Көннәр аяз, төннәр җылы,
Әйтерсең җәйге челлә.
Җәй айларының бурычын
Сентябрь түли мәллә.

Җәйге таңнаркабатланып,
Күңелне ымсындыра.
Кошлар гынасайрамыйлар
Шунысы юксындыра.

Каеннар уйга чумганнар,
Инеш таллары боек.
Кошлар юлга җыеналар
Китәр вакытны тоеп.

Бер карасаң әле җәй күк,
Су буйлары ак томан.
Көннәр генә тиз кыскара
Алдагы гомер сыман.

Алма коела агачтан,
Тамчы җил исмәсә дә.
Дуслар китә берәм-берәм
Вакыты җитмәсә дә.
Никифор ТУКМАЧЕВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев