Туган як

Шигъри тәлгәшләр

Язгы урман

Урман бүген үзенчәрәк,
Урман бүген башкарак.
Март кояшында кызына
Юл чатында карт нарат.

Кемнәрне сөя, иркәли,
Кояш елмаеп карый.
Дуамал җил, җилбәзәк җил
Каеннар чәчен тарый.

Яшел чыршылар чишенә,
Авыр туннан арынып.
Өем-өем кар ишелә,
Ябалдаштан аерылып.

Аланда, кояш күзендә
Көртлекләр туе бара.
Тиздән көннәр җылытасын
Сизенгәннәр кай ара.

Баш өстемнән очып узды
Кызылтүшләр көтүе.
Бу инде – кышның үтүе,
Бу инде – яз җитүе.

Әкияти җирләр эзләп,
Җир читендә йөрибез.
Нигә соң бу матурлыкны
Үзебездә күрмибез?

Бездә дә бар һәр фасылның
Үз бизәге, үз яме.
Хәмердә генә түгел бит
Яшәүнең бөтен тәме.
Никифор ТУКМАЧЕВ.

Бала чакта
Үсәбез без бала чакта 
Кайгыларны аңламый,
Килгән күңелсезлекләрне
Ак-карага бутамый.

Сабый чакта без гөнаһсыз!
Күрше алмасы уртак.
Койма буйлап чәчәк үсә,
Өзәсе килә урлап.

Баудагы күрше этенә
Килә кайчак өрәсе,
Мәченең дә койрыгыннан
Килә тартып йөртәсе.

Язгы ямьле, матур көндә
Яланаяк чабасы,
Җыелган яңгыр суында
Килә чыпыртанасы.

Өйгә кайткач, ни буласын
Бер дә килми уйласы, 
Киләсен дә җәзаларның
Алдан килми аңласы.
Койма башында утырып,
Күзәткәндә урамны,
Уйлар килә: «Ник өлкәннәр
Аңламый балаларны?»
Роза ШӘЕХОВА.

Без ирекле
Үзенә бер илаһи төн:
Төнге күктә ай-фонарь.
Болыт дигәне күренми,
Таңга чаклы ай янар.

Тау астында чишмә ага,
Челтер-челтер, туктамый.
Җир төбәлгән йолдызларга,
Төн булса да – йокламый.

Йолдызлардан күпкә ким, ди,
Җирдәге кеше саны.
Ә кем әле менгән күккә?
Ә кем санаган аны?

Барам дисәң – барып булмый,
Язам дисәң – йөрми хат.
Шуңа төштә йолдыз күрә
Кеше дигән бөек зат.

Төн кердеме, караш күктә,
Кеше үзен тыялмый.
Тагын күрми кала инде
Йоклаганнар уянмый.

Теләгәннәр хыяллансын –
Хыяллар чикләнмәгән.
Айга баскыч булмаса да,
Йозакка бикләнмәгән.
Рифкать ИМАЕВ.

Аңладым
Кулын изәп, 
          басып калды әткәй,
Китеп барам...
Яшен сөртә, 
             елмайгандай итә
Әнкәй – күзем карам.
Ни хәл итим, 
              алда юллар көтә,
Алгысытып җанны.
Авылымның инде
                     тау башы да
Бик еракта калды.
Оча күңел, 
              оча якты хисләр
Киләчәккә табан.
Кайчан кайтып 
           күрешермен кабат
Туган нигез белән?
Күпме еллар үтеп, 
                      юллар гизеп,
Аңладым мин шуны:
Сагынуның башы 
                   икән бит ул –
Хушлашуның соңы.
Гөләндәм ГАЛИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: