Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

24 ноябрь – Аналар көне

Рәхмәтле булыйк
Игътибарлы булыйк әниләргә,
Алар бездән әллә ниләр көтми...
Күзләренә карап әйтер өчен,
Җылы бер сүз, назлы караш җитми.

Дөнья мәшәкате күп булса да,
Замананың авыр чорларында,
Сабый баласына үскән чакта
Әни кирәк тормыш юлларында.

Ә баладан өмет итә ана
Җылы бер сүз картлык елларында.
Зур рәхмәтле булыйк әниләргә,
Тормыш бүләк иткән, баккан өчен.

Безне тәрбияләп үстерергә
Тырышлык һәм вакыт тапкан өчен.
Игътибарлы булыйк әниләргә...
Ралия КӘРИМОВА.

Әнкәй истәлегенә
Чыктым әле…
Сагышларны
Күкрәгемә төйнәп,
Базар буйлап барам...
Ни генә юк…
Аллы-гөлле,
Җете чуар төсләр
Күзнең явын ала...
Ул күлмәкләр!..
Менә күк төслесе –
Ак чәчәкләр төшкән.
Бик килешер иде…
Ябык изү,
Үлчәме дә таман,
Җиңе озын икән...
Яулык сайлыйм:
Җирлеге – ак,
Чит-читләре челтәр,
Күрсәң, исең китәр!..
Алга атлыйм...
Беләзек-муенсалар...
Син ярата торган
Вак энҗеле дә бар...
Алка алыйм мәллә
Туган көнең котлап?
Кызым бүләге дип,
Тагар идең, мотлак!..
Их...
Туган көнең саен,
Шулай бүләк сайлыйм.
Рухың өчен һәр таң,
Әнкәй, догам юллыйм.
Кабул кылчы, Раббым!..
Гөләндәм ГАЛИЕВА.

Бәхетеңне татып яшә!
Әнкәй, быел 96ың тулды,
Ходай сине ничек ярата!
Өч баланы сезгә бүләк итеп
Кояш нуры кебек тарата.

Халык юкка әйтми, нәрсә чәчәсең,
Шуны урып,  җыеп алабыз.
Без хәзер дә гомер юлларыннан,
Сезнең киңәш белән барабыз.

Ни теләсәк әнкәй аз булыр күк:
Беренчесе – телибез муллык,
Икенчесе-булсын сәламәтлек,
Өченчесе – җирдә тынычлык.

Чын күңелдән сиңа безнең теләк,
Белә Алла калганын күреп,
Бәхетеңне татып яшә әле
Безнең рәхмәтләргә төренеп.
Роза ШӘЕХОВА.

Баласы өчен
Бала өчен керә ана,
Утларга, ялкыннарга.
Үлсә- үлә, әмма түзә,
Чатнаган салкыннарга.

Бөтен җанын ярып бирә,
Йөрәк парәсе өчен.
Баласының бәхетенә,
Кызганмый барча көчен.

Каян ала икән ана,
Шундый ихтыяр көчен?
Үзе өчен янмый ана,
Яна баласы өчен.

Бәһалиме икән бала,
Ананың тырышлыгын?
Саклыймы картлык көнендә,
Күңеле тынычлыгын?
Мирзанур ШӘЙМОРЗИН.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X