Туган як

Шигъри тәлгәшләр

Таңнар ата

Таңнар ата...  Мондый таңнар

Бүтән бер җирдә атмас.

Чит җирдә аткан таңнарга

Күңел бу кадәр тартмас.

 

Бу туган җирнең таңы шул –

Җанга иң – иң якыны.

Күңелгә хуш туган якның

Җылы таңы... Салкыны...

 

Күгәрчен гөрләп уяткан,

Әтәч кычкырган таңнар...

Мондый таңны каршылаган

Мине берсүзсез аңлар.

 

Бүтән җирдә аткан таң ул

Туган җирнеке булмас.

Бүтән җирнең таңы җанга

Сагыну булып тулмас.

 

Үләннәрне чык үпкән чак,

Болын яшел күлмәктән.

Туган җирнең исе аңкый

Җирдәге һәр түмгәктән.

 

Башкаларга бил бирмәс ул

Газизлеге ягыннан.

Җаннарыма җылы иңә

Туган ягым таңыннан,

Туган авыл таңыннан.

 Илзирә ВӘЛИУЛЛИНА.

 

Үз күзләрем белән...

Дөнья таныр өчен исем китми

Җыйган байлыгымнан бөләргә.

Чит якларга барып кайтам әле

Туган якның кадерен белергә.

 

Йөз ел элек булмый иде йөреп,

Поезд, машинада, очкычта.

Хәзер була, төштә түгел, өндә

Ап-ак болытларны кочып та.

 

Бик теләсәм сәяхәт кыламын,

Боз иленә – салкын Котыпка.

Африкага барсам тәвә кошның

Була коерыгыннан тотып та.

 

Үзгәрә шул дөнья, үзгәрә шул

Кичә булган – бүген искелек.

Көтеп кенә тора явызлыклар

Кылган чакта кешегә изгелек.

 

Чит телләрне тыңлап кайтам әле

Туган телнең кадерен белергә.

Тигезсезлек белән тигезлекне

Үз күзләрем белән күрергә.

Нурулла ГАПТУЛЛИН.

 

Без бит авыл баласы

Аңлый булыр кичергән,

Баш әйләнә исеннән.

Мин генәме туган җирдә

Әрем иснәп исергән.

 

Җәйләрен ай яктысында

Балык уйнаган инеш.

Сагынуларга буйсынып,

Яныңа кайтып килеш.

 

Минем кебек бу кошчыкны

Кем онтылып тыңлаган?

Сандугачларга ияреп,

Мин үзем дә моңланам.

 

Миннән башка бу мизгелне,

Белмим, тагын кем күрә.

Җәйләр җитсә, бу инештә

Ай төн буе су керә.

 

Һаман да шул мин – хыялый,

Кем йөри, дисәң, соңлап:

Менеп киләм су буеннан,

Таң әтәчләрен тыңлап.

 

Китәр көннәр килеп җиткән,

Сезгә монда каласы.

Авыр булса да түзәрбез –

Без бит авыл баласы!

Рифкать ИМАЕВ.

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: