Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Кырын дәшә күрмә

Зинһар, миңа кырын дәшә күрмә,
Кылдан нечкә чагы күңелнең.
Бер өзелсәм ялганалмам кебек,
Мин алай ук түзем түгелмен.

Зинһар, миңа кырын дәшә күрмә,
Болытлаган чагы күңелнең.
Инде болай да бит бу көннәрдә
Мең кат тулып, мең кат түгелдем.

Тик шулай да дәшми кала күрмә,
Моңсуланган чагы күңелнең.
Нишлим инде, тагын уй-сагышка
Баш-аягым белән күмелдем.

Ник тал кебек яшь түгәргә торам,
Ник имәндәй көчле түгелмен?
Бер ни дәшмә, бер ни дәшә күрмә,
Актарылган чагы күңелнең.
Фәнүзә САБИРОВА.

Соң түгел
Күп ялгышлар эшләмәгән булыр идем,
Балачактан белсәм догалар.
Мәдрәсәдә укып йөрсәм әгәр,
Дин дәресләре кергән булсалар.

Күп ялгышлар эшләмәгән булыр идем,
Кергән булса Коръән серләре.
Бала чактан намаз укып йөрсәм,
Йокмас иде тормыш керләре.

Белмәс идем хәмер тәмнәрен дә,
Кылмас идем бернинди гөнаһ.
Фәрештәдәй булып бу дөньяда
Кылыр идем фәкать мин савап.

Бөгелгәндә бөгәргә кирәк агачны,
Ycen житкәч авыр бөгәргә.
Баланы да яшьтән өйрәтергә,
Вакыт узгач соңрак көтәргә.

Терсәк якын, ләкин тешләп булмый,
Укенечләр борчый уземне.
Барысы да минеке: гөнаһ, савабы да,
Ярый әле Аллаһ түземле.

Соң булса да уң булсын,
Шөкер, Аллага кылабыз гыйбадәт.
Беркемгә дә беркайчан соң тугел
Биш тапкыр укырга намаз.

Күп хаталар булмас иде илдә,
Ходай кушканча адәм яшәсә.
Булыр иде тынычлык, татулык жирдә,
Ихтирам һәм хөрмәт янәшә.
Госман ВӘЛИЕВ.

Шедевр
Онытылды башкалары,
Күзем төшкәч бу биткә.
Мондый алсу бит булганда
Алмаң торсын бер читтә.

Бар бит шундый сөйкемлеләр,
Кайчак көнләп куясың.
Мондый көләч йөз булганда,
Берни түгел кояшың.

Ә күкерәк дигәненә
Яшеренгән җиде сер.
Бу, чыннан да, күз алгысыз,
Карап туймас шедевр.

Бер ялгансыз: билләренә
Тап-таман булыр балдак.
Әз генә дә арттыру юк,
Ни файда сезне алдап?

Аяклары үзенә бер –
Чагыштырыр сүз тапмыйм.
Әллә сихерләде инде:
Калмый артыннан атлыйм.
Рифкать ИМАЕВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X