Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Сагынам, дисең, дускаем

«Сагынам», – дисең дускаем,
Сагынмыйча кем яши?
Сагынсаң да, шатлансаң да
Кеше үз яшен яши.

Сабый чаклар йөгереп үтә,
Яшь чагың килеп җитә.
Үз вакыты һәрнәрсәнең,
Көзләр дә сине көтә.

Үз мизгеле олыгаюның:
Шатлыгы да кайгысы,
Әбиләрне, бабайларны
Килә кайчак назлыйсы.

Үз матурлыгы гомернең,
Урын тапсаң тормышта.
Яшә җирдә яшьнәп-сөеп,
Үпкәләми язмышка.
Роза ШӘЕХОВА.

Кайда сыеныр?
Көнбатыштан искән җилме,
Өермәме, давылмы?
Көтмәгәндә кузгалды да
Чолгап алды авылны.

Каян килде бу гарасат?
Мәхшәр көнен уздыра.
Ата-бабалардан килгән
Моңыбызны туздыра.

Җаннарыбызны өшетә
Бозлы яңгыры белән.
«Алмагачы»н йолкып атты
Төбе-тамыры белән.

Гөлгә кунган «Күбәләгем»,
Куылды оясыннан.
Мескенкәем урын тапмый
Бер үксез бала сыман.

Үзгәреш җилләре, диләр,
Бер кузгалгач туктамый.
Гасырлардан килгән моңны
Кем тели, шул ботарлый.

Чүл бүреседәй улыйлар,
Ыңгырашалар чинап.
Калган гомерем үтәрме
Шушы «җыр»ларны тыңлап.

Бу «җыр»ларны кабул итсә
Актаныш, Сарман ягы.
Әлфияләр, Илһамнарның
Кайда сыеныр җаны?!
Никифор ТУКМАЧЕВ.

Кыш та уза
Кыш та инде узып бара,
Калды бары бер ае.
Хушлашулар моңсу да бит –
Һәрнәрсәнең үз җае.

Бездән генә тормыйдыр шул:
Язы да килеп җитәр.
Тамчылары, яңгырлары
Хисләрне уеп үтәр.

Берсен-берсе алыштырып,
Ел артыннан ел үтә.
Күңел генә һич картаймый,
Нәрсәдер өмет итә.
Нәфисә БАЯЗИТОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев