Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Бәлки син дә сагыштадыр

Юлыбызны инде тапкан идек.
Аргамаклар булып чапкан идек.
Сөю дигән, мәңге сүнми торган
Зур учакны инде яккан идек.

Күздә генә иде күзләребез,
Айдан якты иде йөзләребез.
Гомергә дә бетмәс төсле булды
Синең белән сөйләр сүзләребез.

Аяз көнне яшен сукты мәллә,
Кавышырга гына торган мәлдә.
Синең төпсез күзләреңә карап
Дәшалмадым, калдым авыр хәлдә.

Шаяруың хыянәт дип белеп
Үпкәләдем, ә син калдың көлеп.
Ике ялгыз гомер юлын үттек,
Бәгырьләрне мең кисәккә телеп.

Гомерең инде көзгә авышкандыр,
Бәлки син дә сары сагыштадыр.
Сөю учакларын саклый алмый
Тагын кемнәр шулай ялгышкандыр.
Фәнүзә САБИРОВА.

Яңа җыр
Гармуным өр-яңадыр ла,
Уйнап бармак таладыр.
Талмас иде бармакларым,
Яшьлек узып барадыр.

Яшьлек узып барадыр ла,
Шуңа йөрәк янадыр.
Янмас иде йөрәккәем,
Ярым ялгыз каладыр.

Ярның ялгыз калулары
Янган утка саладыр.
Янган утларда янмасам,
Тумас иде яңа җыр.

Тумас иде яңа җырлар,
Сүзен сагыш язадыр.
Сүзен сагыш язган җырлар
Бар җиһанга таралыр.

Кушылыгыз, бергә җырлыйк,
Яңгырасын яңа җыр.
Яшьлек ярлар йөрәкләрдә
Бер төзәлмәс ярадыр.
Никифор ТУКМАЧЕВ.

Туган авылым – Чебенлем
Ык буеннан еракларга китсәм,
Авылымның исе – әремдә.
Искә төшә, яшь чакларда булган
Якты хатирәләр хәзер дә.

Яланаяк йөргән комлык буе,
Урам чирәмнәре, басуы.
Карлыганнар, бөрлегәннәр җыйган,
Гөрләп аккан чишмә ташуы.

Ык аркылы салган күперләре,
Су өстендә – черки-чебеннәр
(Шуңа минем туган авылыма
Чебенле дип исем биргәннәр).

Сагындыра авыл урамнары,
Елгаларда йөзгән көймәсе.
Көлчә тыкрыгының күршеләрен
Сүзләр табып, килә көйлисе.
Роза ШӘЕХОВА.

Кыз бала
Үсеп җитте, озак тормас,
Инде күпләр күз сала.
Аңлар микән ошатканы,
Иң мөһиме – кем ала.

Көз җитсә дә, белүче юк:
Кайсы – китә, кем – кала.
Уй кергәндер башларына,
Китәчәк кош – кыз бала.

Барган җирдә туфрак булсын,
Яшәсеннәр гел тату.
Юк, мәҗбүри түгел язын,
Кошлардай кире кайту.
Рифкать ИМАЕВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X