Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Уйлар буталса

Көн икәнен, төн икәнен,
Кайчагында белмисең.
Кайгыдан да, шатлыктан да
Еламыйсың, көлмисең.

Уйлар да буталып бетә,
Беркем дә калмый янда.
Тик пыскып кына бер чаткы,
Сүнмичә кала җанда.

«Булды», – дисең, кул селтисең,
Тормышның яме бетә.
Пыскып яткан шул чаткыдан,
Ялкын кабынып китә.

Күзләреңне ачасың да,
Карыйсың тирә-якка.
Ояласың үз-үзеңнән,
«Нишләдем?» – диеп, юкка.

Тумыштан сукыр туганнар,
Кулсыз-аяксызлар бар.
Андыйлардан беркайчан да,
Ишетелми моң һәм зар.

Күңел күзе кирәк икән,
Дөньяга карар өчен.
Язмышларга буйсынганнар,
Табалар икән көчен.

Әлфия Сибгатуллина

Очрашыйк әле без

Очрашыйк әле без тагын да,
Очрашу шатлыкка күмелсен.
Кулымда ал гөлләр,
Онытылмас мизгелләр
Шатлыклы җыр булып түгелсен.
Очрашыйк әле без тагын да,
Әйләник серле моң дөньясын.
Дөньяга нур тулсын,
Хыяллар зур булсын,
Җырларны бар дуслар тыңласын.
Очрашыйк әле без тагын да,
Балкып кил син минем яныма.
Тик синең тарафтан,
Ягымлы караштан
Җылылык агыла җаныма...

Ралия Кәримова

Туган жир бер генә

Туган якка кайтып киләм әле.
Кендек каным тамган җиремә.
Хәтер-хатирәләрне яңартып,
Бүгенге яшьләрне күрергә.

Туган якка кайтып киләм әле
Эзләп карыйм яшьлек сукмагын.
Үкенеч юк.Урман ,кырларында
Татысак та тормыш уклавын.

Һәр буынның була үз җырлары,
Һәр буынның була үз моңы.
Сугыш чоры ятимнәренең дә
Булды дәртле, матур җыр-моңы.

Чабаталы еллар алып чыкты
Тар сукмактан олы юлларга.
Бүген бернинди дә сәбәп юктыр
Үткәннәргә үкенеп еларга.

Төп терәге,көрәшчесе булдык
Яңа тормыш корган елларның.
Ишетеп кенә түгел үзебез күрдек
Чынга әйләнгәнен хыялның.

Туган якка кайтып киләм әле
Исәннәрнең кулын кысарга,
Арабыздан иртә киткәннәргә
Дога укып ,каберен сыйпарга.

Менә кайттым әле авылдашлар
Кендек каным тамган җиремә.
Күңел түрләрендә мәңге калган
Туган җир ул була бер генә.

Нурулла Гаптуллин

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев