Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Яңа ел белән!

Тагын бер ел артта кала инде,
Озатабыз аны моңаеп.
Сәгать телләренә карап,
Бәхет мизгелләрен санап,
Яңа елны көтик елмаеп!
Һәр яңа ел безнең һәммәбезгә
Матур яшәр өчен көч бирсен.
Хезмәт төбе-хөрмәт булсын,
Яңа еллар зур шатлыклар,
Сәламәтлек, бәхет китерсен!!!
Ралия КӘРИМОВА.

Иске елны озатканда
Һәрбер яңа туган иртәләрдә,
Бәхет, шатлык кына юрыйбыз.
Үтеп китте тагын бер ел вакыт,
Килеп җитте Яңа елыбыз!

Яңа елны көтә яше-карты,
Иске елны озатып хөрмәтләп.
Һәр кеше әйтәдер күңеленнән:
– Изге ел булды, – дип көткәннән.

Бер карасаң, икесе дә якын,
Үзеңә күрә кызык табасың.
Тыныч тормыш, муллык теләп илгә,
Яңа елга ишек ачасың.

Уңышлар да, шатлык-бәхетләр дә,
Кабатлансын алар ел саен.
Узган гомеремә шөкер кылам,
Олыгайсам да бер елга тагын.

Яңа елның ак карлары быел,
Үтәгәндәй кеше өметен,
Илләр тыныч, имин булып кына,
Һәр гаилә булсын бербөтен.
Анастасия УСАЧЕВА.

Кыш бабайга хат
Сәлам юллап, әй, кыш бабай,
Язам бу хатны.
Юлларың гел такыр булсын,
Көннәрең – якты.
Мин сине чыршы янында
Күргән идем бит:
Шигырь сөйләгәнгә кәнфит
Биргән идең бит.
Синең белән таныш идем,
Мин балачактан.
Дуслашырга әзер үзем
Гел яңабаштан.
«Кыш бабай ни сорасаң да,
Бирә ул, – диләр. –
Кемгә нәрсә кирәклеген,
Белә ул» , – диләр.
Балачакта бер курчак та
Җитә иде дә,
Хәзер ул фатир кайгысы
Бик күп кешедә.
Машинаны инде әйтмим,
Чөнки кирәкми.
Бик кирәгер иде дә бит,
Беләм: эләкми.
Ипотекада утырам,
Белсәң иде ул:
Хезмәт хакын бераз күбрәк
Бирсәң иде ул.
Аяк-кулларың сызлаусыз
Булсын, Кыш бабай.
Бирмәсәң бирмә бүләгең,
Безгә кар давай!
Бу бит әле күңелләрнең
Яшәргән чагы.
Җаныбызга өмет салсын
Яңа ел таңы.
Калмасын әле дөньяның
Бернинди табы.
Ак кышлардай якты булсын
Яңа ел таңы.
Фәнүзә САБИРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев