Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Дөреслегем, ни тора?!

Акны карадан аерам,
Акны актан кайчакта.
Караны да ап-ак диләр
Кайберәүләр җай чыкса.

Һәр кешенең үз туксаны,
Шуңа тотмыйм нотык та.
Бутамый акны карадан
Куясы бар бер нокта.

Фикерләрең килешмәсә
Намусыңнан син сора.
Шушы болгавыр заманда
Дөреслегем, ни тора?!
Фәнүзә САБИРОВА.

Өйрәттең син, әнкәй
Синең иңнәр миңа терәк булды,
Сакладылар мине суыктан.
Хыялларда очтым канатланып,
Тәҗрибәләр алып тормыштан.

Кабыздың син, әнкәй, өмет уты,
Сөю аша бәхет табарга,
Догаларың белән мине саклап,
Өйрәттең син юллар сабарга.

Намусың саф, киң күңелле булдың,
Тормыш сынаганда чүкмәдең.
Исән-саулыгыңны мин телимен,
Ерак булсын гомер чикләрең.
Роза ШӘЕХОВА.

Көзләр моңайта
Көзләр ник моңайта?..–
Китәм, ди...Елата...
Озату сагышын
Җанымда кузгата.

...Китмәсен көзләрем...
Кар каплар эзләрем...
Көзләргә багышлап
Бар әйтер сүзләрем...

Көз елый... Мин елыйм...
Көз җилли... Мин уйлыйм...
Мин үзгә... Мин бүтән...
Көзләрдән һич туймыйм...

Ә көннәр... Туңдыра...
Көзләрне сындыра.
Әкренләп, битемә
Җепшек кар кундыра...

Көзләрнең китәсен
Сизәмен кошлардан...
Юксынып, көзләрне
Эзләрмен кышлардан...
Илзирә ВӘЛИУЛЛИНА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X