Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Яшьнәп үткән яшьлек

Комсомолда яшьнәп үтте яшьлек,
Кем сагынмас узган елларны.
Уйлар изге, максат бер булганга
Җиңеп үттек авыр юлларны.

Киләчәккә якты өмет белән
Каршыладык туар таңнарны.
Сынаса да язмыш, сыгалмады
Корычтай нык, түзем җаннарны.

Алтын куллы кыз-егетләребез
Төзеделәр завод, калалар.
Хәтер барлый тарих битләреннән
Ерагайган саен аралар.

Сафка басты гигант КамАЗ, БАМнар,
Үрнәк булды яшьләр кайда да.
Иңләделәр галәм киңлекләрен,
Байрак элеп, ерак айга да.

Комсомоллар, һәрчак алгы сафта
Ил терәге, даны иделәр.
Ватан-ана дәшсә: «Әзермен» – дип,
Солдат киемнәрен киделәр.

Газинурлар, Зоя, Кошевойлар
Учына кысып янган йөрәген.
Гомерләрен моңлы җыр иттеләр
Фашистларның биреп кирәген.

Ил данлады батыр кыз-улларын,
Исемнәрен уеп алтыннан.
100 тулса да Комсомолның даны
Көчле хәтта янган ялкыннан.
Гөлчирә ИБӘТУЛЛИНА.

Ана хакы
Үстерә безне әниләр
Кадерләп, сөеп кенә,
Берүк сау-сәламәт булсын
Кадерлем, диеп кенә.

Кайгысын йота эченә,
Безгә сөйләми зарын.
Бүлешеп тормый телемен,
Безгә тоттыра барын.

Бала җаны, бала тәне
Байлыгы аналарның,
Әни саклап кала алмый
Чиреннән замананың.

Балигъ булгач онытыла
Әниләрнең догасы.
Тәмәкедән ысланабыз,
Чөмерәбез аракы.

Әниләргә кадер җитми,
Без юкса адәм заты.
Бала хакы бар диләр бит,
Юкмыни ана хакы?!
Никифор ТУКМАЧЕВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев