Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Җәйге таң

Алты сутый бакчабыз бар,
Җәй буе казынырга.
Җанга шәһәр юшкыныннан,
Сөремнән арынырга.

Әле ярый бакчалар бар,
Күршегә йөрешергә.
Кайгыларны, шатлыкларны
Ихластан бүлешергә.

Кошлар уяталар таңда
Сайрап татлы йокымнан.
Монда музыка кирәкми,
Сандугачтан кем туйган.

Кояш белән күтәрелә
Җир өстеннән тонык пар.
Җирнең дә бардыр йөрәге,
Җаны бар, сулышы бар.
Никифор ТУКМАЧЕВ.

Утыз бирерлек бүген
Котлы булсын дустым юбилеең
Илле дисәм күп сыман,
Ярты гасыр артта калган
Ышанып булмый һаман.

Элеккечә көр күңелле,
Кызлар кебек бит үзең,
Нечкә билең, алсу йөзең,
Утыз бирерлек бүген.

Очып-очып биегәндә
Кемнәр сокланмый калмый?
Биек үкчә түфлиләрең,
Аягың ничек армый?!

Алда әле озын юллар,
Гомереңнең уртасы,
Тормыш атын авызлыклап
Юртасы да, юртасы.

Сәламәтлек ташламасын,
Аяк- куллар талмасын,
Иң бәхетле минутларың
Үткәннәрдә калмасын!
Мирзанур ШӘЙМОРЗИН.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев