Туган як

Шигъри тәлгәшләр

Өлкәннәр көне

Көн артыннан көннәр үткән инде,
Яшьлегебез калган үткәндә.
Безнең буын кешеләре шундый,
Моңаймыйбыз гомер үткәнгә.

Олыгайдык, диеп, уфтансак та,
Яшәү дәрте чагыла күзләрдә.
Киләчәккә омтылып яшәүнең,
Бар шатлыгы балкый йөзләрдә.

Чәчләргә чал керде, дисәк тә без,
Борчылмыйбыз чәч агарганга.
Йөрәкләргә генә чал кермәсен,
Шатланабыз гомер барганга.

«Өлкәннәр көне» дип, хөрмәт белән,
Әйтү дөрес бездәй зурларга.
Сары яфрак җиргә түшәк булып,
Түшәлгәндер безнең юлларга.

«Өлкәннәр көне»н без каршылыйбыз,
Алтын көзгә тиңләп, мөгаен.
Тыныч-имин булып һәр ел саен,
Көтеп алыйк матур көз аен.
Анастасия УСАЧЕВА.

Бала туды
Бала туды, тавыш бирде
Дөнья ишеген ачып.
Гаилә өчен чәчәк сипте
Өйнең эчен тутырып.

Әби-бабай сөеп йөри –
Нинди исем кушарга?
Исем бит булырга тиеш
Ислам дине буенча.

Дөньядагы бик күп гөлләр
Матур чәчәк аттылар.
Яшәү өчен бер чәчәк бар,
Аны җан дип атыйлар.

Иң кадерле бер чәчәк ул,
Яшәр өчен дөньяда,
Саклый белсәң, бәхет бирә
Үзе үскән дәвердә.

Бала туды тавыш бирде,
Дөнья ишеген ачып.
Гаилә өчен чәчәк сипте
Өйнең эчен тутырып.
Хатип ШӘРИПОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: