Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Мәйданга ыргый йөрәк

Түбән Каманың беренче 
Сабантуй батыры 
якташым Маһиян абыйга багышлыйм

Исемеңә дип әйтәләр
Килеп торсын җисемең.
Белә булыр аны һәркем,
Тормыйм әйтеп исемен.

Улы, кызы,биш оныгы –
Күңел юанычлары.
Алда тагын бик күп
                            булсын
Килер куанычлары.

Күкрәк – киң, баш –
                            югары,
Теләсә кемнән сора.
Шушы горур кыяфәте
Җиңәм мин диеп тора.

Зәй суыннан кодрәт
                             алган,
Калатаудан горурлык.
Килеш-килбәтләре
                         хәзер дә
Егетләргә торырлык.

Шофёр булып зур 
                         юлларда
Йөрсәдә гомер буе,
Ничә еллар Маһиянсыз
Үтмәде Сабантуе.

Ничәмә ел мәйдан 
                         тотты,
Көрәштә бил бирмәде,
Гаяр дигән көндәшләрен
Бар диеп тә белмәде.

Көрәшнең дә сере 
                           бардыр,
Белгәндер берәр җаен.
Мәйданнарга ыргый
                              йөрәк
Сабантуй җиткән саен.

Тамырлары каян чыккан
Белмәсәм дә тәгаен,
Алып батыр нәселеннән
Булгандыр ул мөгаен.
Фәнүзә САБИРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев