Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Гафу сорыйм синнән

Уйламыйча кердем йөрәгеңә,
Шаярганны үзем сизмичә,
Чын күңелдән якын итүеңне,
Күзеңдәге нурны күрмичә.

Ышанмадым, сөю аңлатканда,
Шаяртасың диеп уйладым,
Яратканны, шуңа шаяртканны,
Соңлап, ахры, соңлап аңладым.

Гафу сорыйм синнән 
                             үткәннәргә,
Яшьлек хатаң булдым гомергә.
Гафу итә алсаң, син гафу ит,
Була алмаганга гел бергә.

Чын күңелдән сиңа
                           бәхет телим,
Йөрәгеңдә сөю сүнмәсен,
Рәхәт яшә – сагыш, сагынулар,
Ялгызлыклар сине читләсен.
Роза ШӘЕХОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев