Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Бер танышыма Җиңел түгел менү үргә, Тик абына гына күрмә. Син беркайчан омтылмадың, Кайберәүләр кебек, түргә. Каршы әйтми эшләп йөрдең, Башың иеп, телең тешләп. Тел-теш тидерерлек түгел, Тик күрмиләр эшең нишләп? Рифкать ИМАЕВ. Качаклар Йолдызлар атылган күктән Ядрәләр яңгыры ява... Алда - ят ил, шомлы диңгез, Билгесезлек, эссе һава. Купты...

Бер танышыма
Җиңел түгел менү үргә,
Тик абына гына күрмә.
Син беркайчан омтылмадың,
Кайберәүләр кебек, түргә.
Каршы әйтми эшләп йөрдең,
Башың иеп, телең тешләп.
Тел-теш тидерерлек түгел,
Тик күрмиләр эшең нишләп?
Рифкать ИМАЕВ.
 
Качаклар
Йолдызлар атылган күктән
Ядрәләр яңгыры ява...
Алда - ят ил, шомлы диңгез,
Билгесезлек, эссе һава.
Купты халык, күчә гавәм,
Җан сакларга урын эзли.
Туплар нишләп шартлый, диеп,
Йолдызлар да җирне күзли.
Зур афәттән китә халык
Йорт-иленнән, хак диненнән.
Яшәр урын эзләп йөри,
Качып сугыш сөременнән...
Ралия КӘРИМОВА.
 
Соңгы хатым
Хатлар язам сиңа кич утырып,
Сердәш итеп төннең карасын.
Йолдызлардан иңгән салкын якты
Сулкылдата йөрәк ярасын.
Җемелдәшә алар миңа карап,
Күз кысалар гүя үчләшеп.
Әйтми калган сөю сүзләреңне
Пышылдыйлар төсле көнләшеп.
Төн карасы - парлыларга бәхет,
Ялгызларга өмет өләшә.
Бәхет өмет итеп, айлы төндә
Күңлем синең белән серләшә.
Хатлар яздым сиңа кич утырып,
Сердәш иттем төннең карасын.
Йолдызлардан иңгән моңсу якты
Хәтерләтте синең карашны.
Эльвира Ульданова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев