Туган як

Шигъри тәлгәшләр

Кеше булып калсак икән Җырладың ни, еладың ни, Үтәсе гомер үтә. Бу дөньяда яшәгәндә Һәркем җылы сүз көтә. Исәннәргә бар да кирәк, Исәннәр дөнья көтә. Шулай булырга тиештер, Кемдер төзи, кем - сүтә. Акланырмы без көткәннәр, Я, әйтегез, кем белә? Уйчаннары нигә уйчан, Көлгәннәре ник көлә? Сораулар да сораулар гел,...

Кеше булып калсак икән
Җырладың ни, еладың ни,
Үтәсе гомер үтә.
Бу дөньяда яшәгәндә
Һәркем җылы сүз көтә.
Исәннәргә бар да кирәк,
Исәннәр дөнья көтә.
Шулай булырга тиештер,
Кемдер төзи, кем - сүтә.
Акланырмы без көткәннәр,
Я, әйтегез, кем белә?
Уйчаннары нигә уйчан,
Көлгәннәре ник көлә?
Сораулар да сораулар гел,
Беркем белми җавабын.
Аңласын иде һәммәбез
Кылган эшнең савабын.
Җырлап та алгалыйбыз,
Елап та алгалыйбыз.
Барган җирдән
кинәт туктап,
Уйга да калгалыйбыз.
Килеп киткән һәм яңа көн
Гомер йомгагын сүтә.
Дөнья тоткан акчаның да
Бер көн кирәге бетә.
Миллиардер да, безнең кебек,
Барсын калдырып китә.
Андый чакта, кем булсаң да,
Ике метр җир җитә.
Рифкать ИМАЕВ.
 
Югалттык
Девон катламын актарып,
Алабыз кара алтын.
Дөреслекне табып булмый,
Җир өстендә югалтып...
Табышмак
Күп бирдем, чамадан артык,
Сөенде сабый бала.
Артык бирсәң хатын-кызга,
Рәнҗи, хәтере кала.
 
Аз бирдем яшь-җилбәзәккә,
Үпкәләттем, мин беләм.
Азрак бирдем бер ханымга,
Сөенде чын күңелдән.
 
Нәрсә өләшеп йөрдең, дип,
Сорарсыз аптырагач.
Күп уйламый әйткән идем,
Үз яшьләрен сорагач.
Никифор Тукмачев.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: