Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Сагыну Шәфәкъ Еш кайтам мин авылыма, Туган якларга. Сагынулы уйларымда Моңсу чакларда. Хыялымда очып кайтам Тау өсләренә, Күңелемне баетырга Җәй төсләренә. Кайттым бүген Сабантуйга - Шатлык бар җирдә! Болыннарны карап йөрим, Бар да шул үзгә: Без үскән тугай буйлары Үзгәргән икән, Зәйнең зәңгәр томаннары Үңгәргән күптән... Балачакны сыендырган Үчкә тау...

Сагыну

Шәфәкъ

Еш кайтам мин авылыма,
Туган якларга.
Сагынулы уйларымда
Моңсу чакларда.
Хыялымда очып кайтам
Тау өсләренә,
Күңелемне баетырга
Җәй төсләренә.
Кайттым бүген
Сабантуйга -
Шатлык бар җирдә!
Болыннарны карап йөрим,
Бар да шул үзгә:
Без үскән тугай буйлары
Үзгәргән икән,
Зәйнең зәңгәр томаннары
Үңгәргән күптән...
Балачакны сыендырган
Үчкә тау тора -
Туган якны саклый гүя,
Бирми онытырга.
Ә мәйданда
тальян гармун,
Сыздыра күрек!
Зәй буйлары да кушыла
Кабатлый кебек.
Сабантуй
мәйданы җыйган
Безне бу җиргә.
Туган якны сагыну хисе
Үзгәрми бер дә!
Асия САФИНА
Кояш баешында
шәфәкъ төсе,
Болытлары алсу шәмәхә.
Минем генә күңел
никтер бүген
Шул болытлар белән
янәшә.
Кояш баешына
шәфәкъ иңгән,
Ал төсләргә манып
дөньяны.
Шул балкышка
гашыйк булсам да мин,
Мондагы бит үзем,
мондагы.
Шәфәкъ нуры
күңелемә үтә,
Төсләренә карап сокланам.
Сихри бер дөнья
үзенә тарта,
Бара торган җирдән
тукталам.
Тик моңсулык биләп
ала җанны,
Минем дә бит
гомер баешым.
Сокланырлык
балкый алмасам да,
Шәфәгымә
китеп барышым.
 
Фәнүзә САБИРОВА
 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев