Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Кем канәгать үзеннән? Гомер дигәннәре шулдыр: Артта еллар тезелгән. Кереп барам ак кышларга Мин дә көзләр эзеннән. Шатлык кына булмый һәрчак, Кайгыга да түзелгән. Бер дә юкка яшь таммый ул Жиргә кеше күзеннән. Сезнең фикер башка, диеп, Юк, баш тартмыйм сүземнән. Күрсәтегез берәр кеше, Кем канәгать үзеннән? Булмый һәрчак без...

Кем канәгать үзеннән?
Гомер дигәннәре шулдыр:
Артта еллар тезелгән.
Кереп барам ак кышларга
Мин дә көзләр эзеннән.
Шатлык кына
булмый һәрчак,
Кайгыга да түзелгән.
Бер дә юкка
яшь таммый ул
Жиргә кеше күзеннән.
Сезнең фикер башка,
диеп,
Юк, баш тартмыйм
сүземнән.
Күрсәтегез берәр кеше,
Кем канәгать үзеннән?
Булмый һәрчак
без дигәнчә,
Дөнья шулай төзелгән.
Кеше дә бит
серле йомгак,
Аңлап булмый йөзеннән.
Яз түгел шул куанырга,
Ни көтәргә көзеннән.
Булалмамдыр
бер мин генә
Акыллырак үземнән.
Рифкать ИМАЕВ.
Соңарган мәхәббәт
Көнәр үтте,
айлар-еллар үтте,
Сизелмәде вакыт агышы.
Ни эшләргә белмим,
тынгы тапмыйм,
Әрнеп сызлый
йөрәк ярасы.
Язмыш сынавымы,
ялгышыммы -
Очрадың ла
гомер көзендә.
Күңелем - тулган
дәрья суларыдай,
Күзләремнән
яшьләр түгелә.
Минем сөюемне
аңлар идең,
Күзләремә
тутырып карасаң.
Яннарымда
мәңге калыр идең,
Йөрәк януларын аңласаң.
Аерылулар авыр икән ул,
Санаулы сәгатьләр
ашыкты.
Ялгыз калган аккош
хәлендә мин,
Үзгәртергә иде
язмышны.
Нурзия НӘҖМИЕВА,
пенсионер.
Фото 1zoom.me сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев