Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Ана Иң тәү башлап, карынында саклап, Күрсәтмичә дөнья салкынын, Канын, жанын, тормыш бүләк иткән, Кызганмыйча йөрәк ялкынын. Фани дөньяларда җил- яңгырдан Ышыклаган куеп иңнәрен, «Балам» диеп, күкрәк сөтен биреп, Йокламыйча көнен- төннәрен. Ач чагында авызыннан өзеп Каптырган ул соңгы икмәген, Өшемәсен нарасыем, диеп, Төргән салып өстән бишмәтен. Күрсәткән юл тормыш...

Ана
 
Иң тәү башлап,
карынында саклап,
Күрсәтмичә
дөнья салкынын,
Канын, жанын,
тормыш бүләк иткән,
Кызганмыйча
йөрәк ялкынын.
 
Фани дөньяларда
җил- яңгырдан
Ышыклаган куеп иңнәрен,
«Балам» диеп,
күкрәк сөтен биреп,
Йокламыйча
көнен- төннәрен.
 
Ач чагында
авызыннан өзеп
Каптырган ул
соңгы икмәген,
Өшемәсен
нарасыем, диеп,
Төргән салып өстән бишмәтен.
 
Күрсәткән юл
тормыш чатларында,
Яманлыктан
каплап саклаган,
Белем ачкычлары
биреп ана,
Буй җиткәнче
янәшә атлаган.
 
Баласының
һәрбер уңышына
Чын күңелдән
сөенеп шатланган,
Ул китергән
кайгы-көенечләрдән
Чәчләре дә
иртә чалланган.
 
Еллар уткән,
бала чыгып киткән,
Йөзләр сулган,
маңгай сырланган.
Тормыш йөге баскан
иңнәрне дә,
Җырланасы җырлар
җырланган.
 
Тәрәз каршысына килеп ана,
Өзелеп көтә
йөрәк парәсен,
Ә баласы искә ала микән
Аньң өчен янган анасын?
 
Хөрмәт итик
газиз аналарны,
Картлык көннәр
ялгыз үтмәсен,
Якты дөньялардан
киткән чакта
Балаларга
рәнҗеп китмәсен!
Мансур ШӘЙМОРЗИН.
Рәсем infourok.ru сайтыннан алынды.
 
Юк, аңламый хатын
 
Хатынга әйтәм:
- Матур язгы кичләр!
Онытыйк та
алтмыш узганны.
Син чибәр кыз,
ә мин егет булып,
Бер әйләник шәһәр урамын.
 
Хатын әйтә:
- Юкны сөйләмә, ди,
Танышлардан оят иң элек.
Безнең инде
андый вакыт узган.
Йөрергә, ди, кеше көлдереп.
 
Юк, аңламый хатын,
язлар килеп,
Шаулап гөрләвекләр акканда,
Хет хыялда
бер кайтасым килә
Аңа гашыйк булган чакларга...
Илдус ГОБӘЙДУЛЛИН.
 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев